Серб теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Серб теле (серб. српски језик / srpski jezik — славян телләренең берсе. Болгар, македон, словен, черногор, хорват һәм босния телләре белән беррәттән көньяк славян төркемчәсенә карый. Соңгы өч телне еш кына серб теле белән берләштерәләр (серб-хорват теле); бу очракта һәр берсен аерым алганда серб, хорват, черногор һәм босни телләре серб-хорват теленең региональ варианты дип санала.
Remove ads
Социолингвистик мәгълүматлар
Сербияда һәм Черногориядә, Хорватиянең аерым көнчыгыш районнарында, шулай ук Серб Республикасының Босния регионында серб телендә сөйләшәләр. Сөйләшүчеләр саны — 11 млн кешегә якын. Сөйләшүчеләрнең күпчелеге — православ динле серблар.
Язу
Серб телендә язу буларак ике алфавит кулланыла: кириллицага нигезләнгән («вуковица») һәм латиницага нигезләнгән («гаевица»). Сербиядә һәм Черногориядә СФРЮ булган чорда кириллица и латиница параллель рәвештә өйрәнелгән, әмма кириллицы Сербиядә кулланылышта өстенлек алган һәм Черногорияда бердәнбер алфавит булган. Босниядә, киресенчә, латинча ешрак кулланыла. Хәзерге Сербиядә кириллица бердәнбер рәсми язма булып тора (2006 елда статусы законлы рәвештә расланган), шулай да латинча рәсми рәвештә генә түгел, көндәлек тормышта да еш кулланыла. Һәрберсендә 30 хәреф бар; бер алфавит хәрефе белән икенче алфавитның хәрефе мәгънә буенча туры килә.
Remove ads
Серб алфавиты
Бу хәрефләр кирилл алфавиты вариантында тәртипкә салынган.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар<
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
