Сергей Баранов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Баранов Сергей Петрович (26 март 1929 ел — 10 февраль 2013 ел) — педагог, педагогия фәннәре кандидаты (1960), профессор (1980), Педагогия һәм социаль фәннәрнең тулы хокуклы әгъзасы. Бөек Ватан сугышында катнашучы[1][2].
Remove ads
Биографиясе
Сергей Петрович Баранов 1929 елның 26 мартында Калуга өлкәсенең Мочальский районы Сушково авылында туган[1].15 яшендә үз теләге белән фронтка китә, 66 нчы гвардия пехота дивизиясе составында була, берничә тапкыр яралана, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Будапештны алган өчен», «Хәрби хезмәтләре өчен» , «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңү өчен»медальләре белән бүләкләнә[2]. 1946 елда Мәскәү дәүләт университеты философия факультетының психология бүлегенә укырга керә, 1951 елда тәмамлый. Баранов Сергей Петровичның педагогик эшчәнлегенең башы Тула, Калуга, Мәскәү югары уку йортларында башлана, анда укытучы, доцент, башлангыч белем бирү педагогикасы кафедра мөдире булып эшли. Күп еллар дәвамында Мәскәү дәүләт педагогия университетында укыта — башлангыч белем бирү педагогикасы кафедрасы мөдире, декан вазифасын башкаручы була.
1960 елда «Соотношение чувственного образа и понятия в процессе обучения младших школьников» темасына кандидатлык диссертациясе яклый, шушы материаллар буенча «Чувственной опыт ребенка в начальном обучении» монографиясе нәшер ителә[1][2]. 2010 елда «Педагоглык» дәреслегендә аның «Гносеологический подход к процессу обучения» дигән мәкаләсе басылып чыга, ул болгар теленә тәрҗемә ителә. Баранов 40 ел чамасы «Начальная школа» журналының мөхәрририят коллегиясенең әгъзасы булып тора. 2006 елда «Начальная школа» (№ 12) журналында Н.Чиркова белән автордашлыкта «Развитие мышления младших школьников на основе математической логики» мәкаләсе басылып чыга. Сергей Петрович «Начальная школа» журналы оештыручы булган Русиянең төрле калаларында фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша[2].
Профессор ике фән докторы һәм берничә кандидат әзерли[1][2]. Барановның гыйльми эшләре Куба, Кытай, Кыргызстан, Вьетнамда басылып чыга. Сергей Петрович 100-дән артык фәнни эш авторы, шулар арасында: «Чувственной опыт ребенка в начальном обучении», «Принципы обучения», «Сущность процесса обучения», «Педагоглык» ( С. П. Баранов һәм В. А. Сластенин редакциясе), «Теория обучения детей младшего школьного возраста» һәм башкалар[1].
2013 елның 10 февралендә Мәскәүдә вафат була.
Remove ads
Бүләкләре
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены,
- «Будапештны алган өчен» медале
- «Хәрби казанышлары өчен» медале,
- «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңү өчен» медале
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads