Сергей Шәкүров (1957)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сергей Шәкүров, Сергей Пётр улы Шәкүров, рус. Шакуров Сергей Петрович (1957 елның 4 гыйнвары, Украина ССР, Илбау өлкәсе, Дрогобыч) — архитектор, дизайнер, реставратор. РФ дизайнерлар (1991), ТР архитекторлар (2006) берлекләре әгъзасы. Казанның меңьеллыгына биналарны реставрацияләүдә, Кол Шәриф мәчетен, Болгардагы Ак мәчетне һ.б. төзүдә катнаша. Тукай премиясе лауреаты (2012).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1957 елның 4 гыйнварында Украина ССР Илбау өлкәсе Дрогобыч шәһәрендә туган. 1960 елда гаилә Казанга күчә. Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе Пётр Андриян улы Казанның Офицерлар йортында (хәзер Казан ратушасы) рәссам булып эшли. Сергей балачактан рәсем ясый. 8нче сыйныфны тәмамлагач, техник укуханәдә «4нче разрядлы токарь-универсал» белгечлеге ала. Алманиядә Совет гаскәрләре төркемендә хәрби хезмәт үтә. Армиядән соң Казанның «Серп и молот» заводында, соңрак төзелештә эшли.
Казанның Александр пассажын төзекләндерүдә, Казан кирмәнендә Туп утары (рус. Пушечный двор) комплексын яңадан коручы төркем (Ф. Зәбирова җитәкчелегендә) эшендә катнаша.
1993 елда ТР архитекторлар берлеге химаячелегендә «АССАРТ» (Татарстан Республикасы архитекторлар берлегенә ярдәм итү берлеге, рус. Ассоциация содействия Союзу архитекторов Республики Татарстан) проектлау-төзелеш ширкәте оештыра (2014 елда ябыла) [1].
2005 елда С. Шәкүров һәм аның хатыны Т. Максимюк катнашында яңадан корылган «Совет» кунакханәсе (хәзер Palase Hotel Шаляпин) Казанның меңьеллыгына реставрацияләнгән объектлар[2] арасында беренче урынны ала.
2010 елда Минтимер Шәймиев Болгардагы Ак мәчет комплексын проектлауны С.П. Шәкүровка тапшыра.
Remove ads
Төп хезмәтләре

- Казан кирмәнендәге Туп утарының төньяк корпусы (ТР президенты администрациясенең вәкиллек корпусы). 1997 елгы проект, 1998 елда тормышка ашырылган.
- Казанның Маяковский урамындагы 30нчы йорт. 1998 елгы проект, 2000 елда сафка баскан.
- Palase Hotel Шаляпин (элекке «Смоленцев номерлары», соңрак «Совет» кунакханәсе). 2004 елгы проект, 2005 елда яңадан корылган.
- «Акчарлак» күпфункцияле комплексы. 2007 елгы проект (тормышка ашмаган).
- Болгардагы Ак мәчет комплексы. 2011 ел проекты, 2012 елда сафка баскан.
![]() |
Ерактан караганда ул (Ак мәчет) бик мәһабәт булып күренә, якыннан исә - кечкенә генә һәм бик уңайлы икән[3] В.В. Путин Ак мәчет турында |
![]() |
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2012 Тукай премиясе – «Кол Шәриф мәчете» архитектура комплексын иҗат иткән өчен (иҗат төркеме эчендә)[4].
Әдәбият
- Дм. Иваненко. Самородок. Творческий портрет Сергея Шакурова. «Казань», 2017 ел, гыйнвар саны.
Сылтамалар
- Самородок 2017 елның 24 сентябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads