Серж Саргсян
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Серж Саргсян , Серж Азат улы Саргсян (Саркисян), әрм. Սերժ Ազատի Սարգսյան (1954 елның 30 июне, Азәрбайҗан ССР, Таулы Карабах АӨ, Ханкәнде) — Әрмәнстан сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, 2008 — 2018 елларда Әрмәнстан президенты. Әрмәнстан премьер-министры (2007-2008, апрель 2018).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1954 елның 30 июнендә Азәрбайҗан ССР Таулы Карабах АӨ Ханкәнде шәһәрендә туган. Әтисе Әрмәнстанның Горис районыннан. «Филолог» белгечлеге буенча Ирәван дәүләт университетын тәмамлаган (1979). Рус, инглиз, төрек, азәрбайҗан телләрен камил белә. 1972-1974 елларда хәрби хезмәттә була.
Хезмәт юлы һәм сәяси карьерасы
- 1975—1979 — Ирәван электротехника заводында слесарь.
- 1979—1988 — ВЛКСМның Ханкәнде шәһәр комитеты, КПССның Ханкәнде шәһәр комитеты, Таулы Карабах өлкә комитетында төрле вазифалар башкара.
- 1989—1993 — Таулы Карабах Республикасының саклану көчләре комитеты җитәкчесе.
- 1990—1993 — Әрмәнстан югары шурасы депутаты.
- 1993—1995 — Әрмәнстан саклану министры. Азәрбайҗан һәм Таулы Карабах арасында атышны туктату турында «Бишкәк беркетмәсе» төзелә.
- 1995—1996 — Әрмәнстанның дәүләт хәвефсезлеге идарәсе башлыгы, Әрмәнстанның милли куркынычсызлык министры.
- 1996—1999 — Әрмәнстанның эчке эшләр һәм милли куркынычсызлык министры.
- 1999—2000 — Әрмәнстан президенты идарәсе башлыгы.
- 1999—2007 — Әрмәнстан президенты каршындагы хәвефсезлек шурасы сәркатибе.
- 2000—2007 — Әрмәнстанның саклану министры.
- 2006 елдан Әрмәнстан республика фиркасе әгъзасы, 2007 елның февраленнән фирка рәисе.
- 2007—2008 — Әрмәнстан премьер-министры.
- 2008 елның 19 февралендә беренче мөддәткә Әрмәнстан президенты булып сайлана.
- 2013 елның 18 февралендә икенче мөддәткә Әрмәнстан президенты булып сайлана.
- 2018 елның 17 апрелендә Әрмәнстан премьер-министры итеп билгеләнә, ләкин бер атна да узмыйча көчле протестлар нәтиҗәсендә отставкага китә.[1]
Remove ads
Гаиләсе
Хатыны Рита Александр кызы, музыка укытучысы. Кызлары Ануш һәм Сатеник.
Сылтамалар
- Әрмәнстан президенты сайты(рус.)(ингл.)
- С. Саргсянның сайлау алды программасы(рус.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads