Словакия географиясе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Словакия — күбесенчә тау иле, диңгезгә чыгу юлына ия булмаган Үзәк Аурупа дәүләте.
Словакия территориясе 49 035 км2 тәшкил итә. Чикнең гомуми озынлыгы — 1 474 км. Австрия дәүләте белән чиге 91 км, Чехия - 197 км, Венгрия — 676 км, Польша — 420 км, Украина — 90 км.[1]
Рельеф

Ил ландшафты өчен илнең төньяк өлешендә урнашкан Карпат таулары хас. Карпат тауларының иң озын өлеше илнең төньяк өлешендә урнашкан һәм Татры дигән исемен алган. Түбәнлекләр көньяк-көнбатышта Дунай буенда һәм Словакияның көньяк-көнчыгыш өлешләрендә урнашкан.
Словакиянең һәм барлык Карпат тауларының иң биек ноктасы — Герлаховски-Штит (Gerlachovský štit) 2655 м биеклектә.
Remove ads
Климат
Словакия климаты өчен чагыштырмача җылы җәй һәм салкын, болытлы, дымлы кыш хас[2].
Су ресурслары
Яңадан торгызыла торган су ресурсларының гомуми күләме - 50,1 км3 (2003 ел бәясе). Словакиянең төп елгалары булып, Дунайдан тыш, Ваг һәм Грон да тора.
Табигать саклау территориясе
Төрле формадагы конденсаторлар
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads