Сона Вәлиева
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сона Вәлиева, Сона Мөхәммәт кызы Вәлиева , әзери. Sona Məhəmməd qızı Vəliyeva — Азәрбайҗан язучысы, филология буенча фәлсәфә фәннәре докторы, тарихи «Kaspi»/«Каспiй» газетасын яңадан гамәлгә куючы (1999).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1962 елда Азәрбайҗан ССРның Нахчыван автоном җөмһүрияте Шәрүр районында туган. Азәрбайҗан дәүләт икътисад университетының мәдәни-агарту факультеты оештыручы методист бүлеген тәмамлаган (1984).
Хезмәт юлы
- 1984-1994 Нахчыван музыка техникумында укытучы.
- 1995-1999 «Səs» (Аваз) газетасында корреспондент.
- 1999 елның мартында тарихи «Kaspi»/«Каспiй» (Каспий) газетасын яңадан гамәлгә куючы. Хәзерге вакытта газета азәрбайҗан телендә көн саен, рус телендә атна саен нәшер ителә[1].
- 2007 Милли Телевидение һәм радио шурасы әгъзасы итеп билгеләнә.
Иҗаты
«Азәрбайҗанчылык» өлкәсендә берничә китап, күпсанлы мәкаләләр авторы. Әдәби тәнкыйть, шигърият һәм фәнни-публицистик әсәрләре белән билгеле. Шигырьләрен татар теленә Рифат Сәлах тәрҗемә иткән[2].
Китаплары
- Милли идеология һәм әдәби-эстетик тәгълимат буларак азәрбайҗанчылык (Azərbaycançılıq mili ideologiya və ədəbi-estetik təlim kimi) (2012).
- Милли дәүләтчелек хәрәкәте күтәрелеше һәм Азәрбайҗан Демократик Республикасы чорында азәрбайҗанчылык идеясе (Milli dövlətçilik hərəkatının yüksəlişi və Xalq Cümhuriyyəti dövründə Azərbaycançılıq ideyası) (2003).
- Минем алсу дөньям (Çəhrayı rəngli dünyam) шигырьләр җыентыгы (2007).
- Аразбары (Arazbarı) шигырьләр җыентыгы (2011).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2005 журналист эшчәнлеге өчен «Тәрәккый» медалена (Азәрбайҗан) лаек булды.
Сылтамалар
- Милли телевидение һәм радио шурасы рәсми сайты 2016 елның 1 март көнендә архивланган.
- «Kaspi»/«Каспiй» газетасы сайты 2016 елның 22 гыйнвар көнендә архивланган.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads