Суранбай Җиянбәков
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Суранбай Җиянбәков, Суранбай Шәрип улы Җиянбәков (кырг. Сооронбай Шарип уулу Жээнбеков, 1958 елның 16 ноябре, Кыргызстан ССР, Ош өлкәсе, Совет районы, Кара-Колҗа) — Кыргызстан сәясәтчесе, хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе, 2017 елның 24 нобреннән 2020 елның 15 октябренә кадәр Кыргызстан президенты.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
- 1958 елның 16 ноябрендә Кыргыз ССР Ош өлкәсе Совет районы Кара-Колҗа авылында туган.
- 1976–1977 елларда Ош өлкәсе Үзгән районы Ленин ис. мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
- 1983 елда «зоомөһәндис» белгечлеге буенча К. Скрябин ис. Кыргыз авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.
- 1983–1988 елларда Ош өлкәсе Совет районы «Совет» совхозы баш зоотехнигы.
- 1988–1989 елларда Ош өлкәсе КПССның Совет район комитеты инструкторы.
- 1989–1991 елларда Ош өлкәсе Ульянов ис. совхозның фирка комитеты сәркатибе.
- 1991–1993 елларда Ош өлкәсе Ульянов ис. совхоз директоры.
- 1993–1996 елларда Ош өлкәсе Кара-Колҗа районы «Кашка-Җул» күмәк хуҗалыгы рәисе.
- 1995 елдан Кыргызстан Җугаркы Киңәшенең Халык вәкилләре җыены депутаты.
- 2003 елда «бухгалтер» белгечлеге буенча Кыргыз аграр университетының икътисад факультетын тәмамлаган.
- 2007 елда Кыргыз Республикасының авыл һәм су хуҗалыклары һәм эшкәртү сәнәгате министры.
- 2008–2010 елларда шәхси эшмәкәр.
- 2010–2012 елларда Ош өлкәсе губернаторы.
- 2012–2015 елларда Кыргызстан хөкүмәтенең Ош өлкәсендәге вәкиле.
- 2016–2017 елларда Кыргыз Республикасы премьер-министры. Кыргызстан президентын сайлауларда катнашу өчен 21 августта отставкага китә[1].
- 2017 елның 15 октябрендә узган Кыргыз Республикасы президентын сайлауларда көндәше Омурбек Бабановны («Ата-җорт» фиркасе), 54,76 % : 33 % тавыш җыеп, җиңә. 2017 елның 24 ноябреннән Кыргыз Республикасы президенты вазифасына керешә.
2020 елның октябрендә Кыргызстан парламентына сайлауларның нәтиҗәләре белән риза булмаган халыкның баш күтәрүе нәтиҗәсендә хакимияттән китә[2]. 2020 елның 15 октябреннән Кыргызстан президенты вазифасын ил премьер-министры Садыр Жапаров башкара.
Remove ads
Гаиләсе
Хатыны, өч баласы бар.
Сылтамалар
- Сооронбай Жээнбеков лидирует на президентских выборах в Киргизии. ТАСС, 16.10.2017.
- Сооронбай Жээнбәков Кыргызстан президенты вазифасына кереште. Азатлык Радиосы, 24.11.2017.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads