Соя
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Соя (лат. Glycine max) — кузаклылар гаиләлегеннән булган берьеллы үләнсыман үсемлек. Азия, Көньяк Аурупада, Америкаларда, Үзәк һәм Көньяк Африкада, Австралиядә таралган. Ватаны — Кытай.

Remove ads
Сыйфатлама
Соя – дөнья игенчелегендә иң борынгы культураларның берсе. Кытайда аның хакында безнең эрага кадәр V гасырда ук искә алына. Культуралы соя кузаклылар семьялыгындагы кыргый төрләрдән барлыкка килгән берьеллык үлән. Ул 50-120 сантиметр биеклектә, яхшы тармакланып туп-туры үсә. Кузаклары җирдән диярлек үк башлана. Бер сабакта 30-35 кузак, һәр кузакта 3-4 борчак була. 1000 бөртекнең авырлыгы 100-200 грамм тәшкил итә.
Remove ads
Азык-төлек кыйммәте
Соя башка үсемлекләр сыман клетчаткага гына түгел, аксымга да бай. Соя аксымы үзенең аминокислоталар составы буенча терлек аксымына охшаш дип санала. Теоретик яктан 1 кг соя аксым күләме буенча 3 кг бозау итенә, 5 кг ипигә, 2 кг эремчеккә, 1,3 л сөткә яки 80 тавык йомыркасына бәрабәр. Кайбер эшкәртелүче төрләрнең орлыкларында күп микъдарда (орлык массасыннан 15—26%) май туплана.
Соядан соя сөте, соя эремчеге (тофу), соя пастасы (мисс), сыр (суфу), соя соусы, кефир, йогырт, туңдырма, каймак, эретелгән сыр һәм башка ризыклар әзерләргә мөмкин. Шуңа күрә дә организмнары лактоза кабул итә алмый торган кешеләр өчен соя өстенлеккә ия.
Соя мае кәнфит, соус, шулай ук маргарин, сабын, гөлсирин, лак һәм буяу җитештерүдә кулланыла.
Соя продуктлары тышына "генетик үзгәртелгән" дигән язу куела. Галимнәр әлегә генетик үзгәртелгән ризыкларның организмга ни дәрәҗәдә йогынты ясавын яки ясамавын әйтә алмыйлар әле.
Remove ads
Соя үстерү
Җитештерү лидерлары - АКШ, Бразилия, Аргентина, Кытай, Һиндстан, Парагвай, Канада, Боливия, Индонезия һәм Россия.[20]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads