Замбия

From Wikipedia, the free encyclopedia

Замбия
Remove ads

За́мбия (ингл. Zambia [ˈzæmbiə]) — Үзәк Африкада урнашкан, диңгезгә чыгу юлы булмаган дәүләт. Төньякта Демократик Конго Җөмһүрияте белән, төньяк-көнчыгышта Танзания белән, көнчыгышта Малави, көньякта Мозамбик, Зимбабве, Ботсвана һәм Намибия, көнбатышта Ангола илләре белән чиктәш.

Кыска фактлар Шигарь, Халык саны ...

Башкаласы һәм иң Эре шәһәре — Лусака.

Remove ads

География

Замбия — тропик климатлы ил, диңгезгә чыгу юлы юк. Күбесенчә платода урнаша. Мәйданы буенча дөньяда 38 урынны били. Илнең көнбатыш һәм көньяк чикләре буйлап аккан Замбези елгасы бассейны илнең дүрттән өч өлешен ала.

Замбия белән Зимбабве чигендә күп кенә шарлавыклар урнаша, шул исәптән атаклы Виктория шарлавыгы.

Халык

Халык саны — 12,1 млн (2010 елның июленә).

Урта гомер дәвамлыгы — 38,9 ел (2010, дөньяда 223 нче урын).

Укый-яза белгән кешеләр — 80 % (15 елдан өлкәнрәк булганнар исәпкә алынган).

Шәһәр халкы 35 % тәшкил итә (2008).

Дин

Thumb
Замбиядә католик чиркәве
Thumb
Ил башкаласы Лусака(ингл.) мәчете (уңда). Сулда ― Һинд дине гыйбадәтханәсе

Христианлык (католиклар, лютераннар, англиканнар, адвентистлар һәм башкалар) һәм христиан-африкан культлар — 50-75 %. Мөселманнар саны якынча 5 %-ны тәшкил итә. 1996 елгы Конституция нигезендә[8], Замбия рәсми рәвештә христианнар (4/5 өлеше протестантлар, 1/5 өлеше католиклар) дәүләте булса да, илдә дин иреге таныла һәм яклана[8]. Азчылык диннәр тарафдарлары (күпчелеге шәһәрләрдә яши): Ислам ― 5 %, Бәһаи ― 1,5 %, индуистлар ― 0,5 %, аз санлы яһүдләр (ашкенази) җәмгыятьләре эшчәнлек алып бара.


Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads