Сукояр йолдызлыгы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сукояр йолдызлыгы (гарәп. الدلو әд-дәлү — «чиләк»[1]; бор. төрк. Könäk (~күнәк),[2] шулай ук Дәлү йолдызлыгы; лат. Aquarius) — Җәди һәм Хут йолдызлыклары арасында урнашкан зур зодиак йолдызлыгы.
Гадәттә, Кояш 16 февральдән 11 мартка кадәр Дәлү йолдызлыгында була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары август–сентябрь айларында. Россиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.
Remove ads
Йолдызлар
Йолдызлыкта мәгълүм «Чүлмәк» астеризмы — кечкенә Y-сыман 5 йолдызлы төркем. Бу төркемнең үзәктәгесе, Сукояр ζ — икеле йолдыз.
Сукояр α — Сәгыделмәлик[3] яки Сәгыделмөлек[4] (гарәп. سعد الملك сә‘д әл-мәлик — «патшаның бәхетлелеге» яки сә‘д әл-мөлк — «илнең бәхетлелеге»[5]; рус. Садальмелик), йолдызлыкның яктырыш буенча икенче йолдызы. Бу сирәк очра торган сары үтә зур йолдыз якынча 800 яктылык елы ераклыкта урнашкан һәм +2,95 йолдызча зурлык белән ялтырый. Аның өслегенең температурасы югары түгел һәм 5240 К тәшкил итә. Йолдызның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 3000 тапкыр артыграк, ә диаметры — 60 тапкыр диярлек зуррак. Аның күренмә «иптәше» бар — 112 почмакча секунд ераклыкта урнашкан +12,2 зурлыктагы йолдыз.
Сукояр β — Сәгыделсогуд (гарәп. سعد السعود сә‘д әл-со‘уд — «бәхетлелегенең бәхетлелеге»; рус. Садальсууд), йолдызлыкның яктырыш буенча беренче йолдызы. Бу сирәк очра торган сары үтә зур йолдыз якынча 600 яктылык елы ераклыкта урнашкан һәм +2,91 йолдызча зурлык белән ялтырый. Аның өслегенең температурасы югары түгел һәм 5460 К тәшкил итә. Йолдызның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 2200 тапкыр артыграк, ә диаметры — 50 тапкыр зуррак. Аның күренмә ике «иптәше» бар: Сукояр β B — 35,4 почмакча секунд ераклыкта урнашкан +11,0 зурлыктагы йолдыз; Сукояр β C — 57,2 почмакча секунд ераклыкта урнашкан +11,6 зурлыктагы йолдыз.
Өч якын урнашкан йолдыз: Әнеф (Пегас ε), Сәгыделмәлик һәм Сәгыделсогуд бик охшашлы. Алар бер йолдызлар берләшмәсендә (Орион Томанлыгы шикелле) барлыкка килгәннәр һәм аларны соңгы унларча миллион ел тора-бара бер берсеннән ераклаштырды. Бу өч йолдыз безнең Галактика яссылыгына караганда азмы-күпме турыпочмаклап хәрәкәт итәләр.
Сукояр δ — Сак[6] (гарәп. الساق әс-сак — «балтыр», әл-Бируни аны «уң балтырда икедән көньяктагы» дип атады[7]; рус. Скат), йолдызлыкның яктырыш буенча өченче йолдызы. Бу +3,25…+3,29 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз якынча 160 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Сакның иптәше аның тирәсендә якынча 483 көн эчендә әйләнеп чыга.
Remove ads
Тарих

Татарлар бу йолдызлыкны гарәп теленнән алып Дәлү (гарәп. دلو — «чиләк») дип атыйлар. Советлар чорыннан башлап төрки-татар Сукояр йолдызлыгы исеме да куллана. Башка халыкларда бу йолдызлык Сукояр (лат. Aquarius, рус. Водолей) дип атыйлар. Борынгы Шумерда Сукояр йолдызлыгы — аларның хәл кертә торган су биргән дип уйланма илаһ Ануның чагылышы. Борынгы греклар карашлары буенча Сукояр төрле мифлар каһарманнарыны сурәтләнә, мәсәлән, Ганимедны — Олимпта көрәгәче булып калган троялы егетне, Девкалионны — Туфан каһарманыны һәм Кекропны — Аттиканың борынгы патшасыны. Клавдий Птолемей бу йолдызлыкны үзенең «Әлмагест» китабына керткән.
Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. ύδροχόος исемене гарәп теленә «сакыйб әл-маэ»[8] сүзләре белән тәрҗемә иткән һәм икенче исеме «дәлү» дә китерде[9].
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads