Таллий
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Таллий (лат. Thallium, Tl) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 13 төркем элементы. Тәртип номеры - 81. Авыр металлар төркеменә карый. Гади матдә таллий — йомшак, бик агулы, көмешсу-ак төс белән көрәнсу-зәңгәррәк төсмерле металл.
Remove ads
Символы
Таллий элементының символы — Tl (Таллий дип укыла).
Тарихы
Таллийны 1861 елда инглиз галиме Уильям Крукс Гарц тау массивларында урнашкан Абберод каласы янындагы күкерт кислотасы заводының кургаш камераларында калган шламны спектраль ысул белән тикшереп ача.
1862 елда металлик таллий Уильям Крукс һәм француз химигы Клод-Огюст Лами тарафыннан да мөстәкыйль эзләнгәндә табыла[1].
Табигатьтә
Таллий — таркау элемент. Сфалерит, цинк, бакыр һәм тимер колчеданы, калий тозы һәм слюдаларда була. Таллий — авыр металл. Аның җиде генә минералы билгеле (круксит (Cu, Tl, Ag)2Se, лорандит TlAsS2, врбаит Tl4Hg3Sb2As8S20, гутчинсонит (Pb, Tl)S • Ag2S • 5As2S5, авиценнит Tl2O3), аларның барысы да бик сирәк очрый. Төп массасы сульфидлар, иң әүвәл — тимер дисульфиды белән бәйле.
Таллийның уртача нисбәте (авырлыгы буенча):
- Җир кабыгында 4,5×10−5 %;
- ультранигез 10−6 % токымнарда;
- төп токымнарда 2×10−5 %;
- диңгез суында 10−9 %.
Искәрмәләр
Әдәбият
Чыганаклар
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads