Терекөмеш

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Терекөмеш (лат. Hydrargyrum, Hg) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 12 төркем элементы. Тәртип номеры - 80. Нормаль шартта сыек рәвештә булган бердәнбер мелалл. Нормаль шартта сыек рәвештә булган бердәнбер металл. Буы бик агулы, контаминант.

Подробнее Алтын◄Терекөмеш / Hydrargyrum (Hg) ►Таллий, Атомның үзлекләре ...
Remove ads

Тарихы

Thumb
Меркурий планетасының астрономик символы

Еш кына аны самородок рәвешендә (тау токымнарында сыек тамчылар) табалар, тик гадәттә табигый киноварьны яндырып чыгарып алалар. Күп гасырлар дәвамында алхимиклар терекөмеш барлык металларның өлеше булып тора дип санаганнар һәм күкерт яки мышьяк ярдәмендә алтын килеп чыгачак, дип уйлаганнар. Терекөмешне саф килеш бүлеп чыгару 1735 елда швед химигы Георг Брандт тарафыннан тасвирлана.

Элементты алхимиклардан да, хәзерге вакытта да Меркурий планетасы символы итеп кулланыла.

Терекөмешнең металларга каравы Ломоносов һәм Браун хезмәтләре белән генә раслана, алар 1759 елның декабрендә терекөмешне туңдырып, аның металл үзенчәлекләрен ачалар.

Remove ads

Этимологиясе

Урысча атамасының килеп чыккан терекөмеш Калып:Lang-x-slav "җилдерү" сүзе белән бәйле. Hg — латинча исеме, бу элементның алхимиклар кушкан исеме -hydrargyrum ( бор. грек. ὕδωρ «һу» һәм ἄργυρος «көмеш», сүзгә-сүз — «сыек көмеш»).

Табигатьтә

Терекөмеш — Җир кабыгында чагыштырмача сирәк элемент, уртача 83 мг/ т. Терекөмешкә иң бай рудада 2,5 % кадәр. Дөнья океаны суларында терекөмеш нисбәте — 0,1 мкг/л.

Табигатьтә 20 тирәсе терекөмеш минералы билгеле, әмма төп сәнәгать әһәмиятенә ия - киноварь.

Ятмалары

Терекөмеш сирәк металл булып исәпләнә.[1]

Дөньяда зур ятмаларның берсе Испаниядә (Альмаден). Терекөмеш ятмалары Кавказда (Дагъстан, Әрмәнстан), Таҗикстанда, Словениядә, Кыргызстанда (Хайнаркан — Айнаркен), Донбасста билгеле.

Рәсәйдә 23 терекөмеш ятмасы бар, сәнәгать запаслары 15,6 мең тонна тәшкил итә (2002 елга), аларның иң зуры Чукоткада — Западно-Палянское һәм Тамватнейское.

Тирә-як мохиттә

Thumb
270 ел эчендә бозлыкларда терекөмеш тәшкиләте

Тарихта терекөмеш белән пычрану 1956 елда Японияның Минамата каласында була, бу өч меңнән артык корбанга, я Минамата авыруынан бик нык зыян күрүгә китерә.

Терекөмеш токсикологиясе

Терекөмеш һәм аның күп кенә кушылмалары агулы. Ул хәтта зур булмаган микъдарда да сәләмәтлеккә бәйле җитди проблемалар китереп чыгарырга мөмкин һәм ул иртә стадияләрдә бала яралгысының үсеше өчен куркыныч тудыра.

2020 елдан терекөмеш белән күпләп агулану очраклары истәлегенә күп илләр кул куйган халыкара конвенция көченә керә. Ул көнкүрештә кулланыла торган берничә төрле терекөмешле продукцияны, шул исәптән электр батареялары, электр выключательләре һәм реле, кайсыбер компакт люминесцентлы лампалар (КЛ), салкын катодлы люминесцентлы лампалар, тышкы электродлы люминесцентлы лампалар, терекөмешле термометрлар һәм кан басымын үлчәү приборлары җитештерүне, экспортлауны һәм импортлауны тыя[2]. Конвенция металл куллануны җайга сала һәм кайсыбер сәнәгать процессларын һәм тармакларны, шул исәптән тау токымнары чыгару (бигрәк тә сәнәгати булмаган алтын табу), цемент җитештерүне чикли.

Remove ads

Шулай ук карарга мөмкин

Әдәбият

  • Ртуть// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 22-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads