Тарко-Сале мәчете

Ислам гыйбадәтханәсе (Тарко-Сале, ЯНАО, Төмән өлкәсе, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Тарко-Сале мәчете
Remove ads

Тарко-Сале мәчете (рус. Мечеть г. Тарко-Сале) — Россия Федерациясенең Төмән өлкәсе Ямал-Ненец автономияле округы Пур районы үзәге Тарко-Сале шәһәрендәге ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ҮДН составындагы төбәк Диния нәзарәтенә караган җирле «Инам» дини җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

Кыска фактлар

Тарко-Сале шәһәрендә (1976 елдан штб, 2004 елдан шәһәр) 20 398 кеше, ш.и., татарлар (5,6%), комыклар (2,0%), башкортлар (1,2%), азәриләр (1,2%) яшәгән (2010)[1].

Remove ads

Тарих

1998 елда Синеманская (хәзерге Геофизиклар) урамындагы җылытылмый торган кечкенә бинада урнашкан ислам гыйбадәтханәсе урынында ике катлы мәчеткә нигез салынган. Тарко-Сале шәһәренең «Иман» җирле мөселман дини җәмгыятенә караган үзәк мәчете төзелеше 2000-елларда башланган. Төзелеш озакка сузылган. Ел саен халыктан иганә акчалары җыелган. Җыеп алган суммага төзелеш материаллары сатып алганнар, профессионал төзүчеләрнең эшенә даими түләп барганнар. Күп кенә эшләрне, мәсәлән, бетон салу, кирпеч салу эшләрен мәхәллә кешеләре үзләре эшләгән[2].

Яңа мәчеттә җомга намазлары 2010 елның Рамазан аенда ук укыла башлаган. Мәчет 2012 елда ачылган[3].

Башта мәчет Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә (мөфти Нәфигулла Әширов) караган[4], 2017 елның 12 декабреннән ҮДН составындагы төбәк Диния нәзарәтенә карый[5].

«Инам» дини җәмгыяте 2012 елның 7 октябрендә теркәлү узган (мәхәллә рәисе Жанбулат Пайзулаевич Умаханов)[6].

Remove ads

Бина

250 дән артык кеше сыйдырышлы мәчетнең 2 катлы бинасы бар. Башта беренче кат хатын-кызлар өчен билгеләнгән булган, ләкин вакыт узу белән ул балаларга Коръән таныту һәм Ислам нигезләренә өйрәтү урыны булып киткән. Икенче катта ир-атлар өчен намаз уку залы урнашкан. Тәһарәтханәсе бар.

2023 елда төзекләндерү эшләре башкарылган. Брусчатка алыштырылган, 14 яктырту баганасы монтажланган, койма урнаштырылган. Эшләр Ямал губернаторы Дмитрий Артюховның финанс ярдәме белән башкарыла[7].

Манарасына ярымай куелмаган, түбәсендә гөмбәзе юк.

Remove ads

Имам

  • Дини җәмгыять оешканнан бирле Тарко-Сале имамы булып Багман Исмаилов хезмәт иткән.
  • 2014 елдан имам-хатыйб Мухаммад ариф хәзрәт Умаханов (1987 елгы, Дагестанда туган)[8].

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads