Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте
дини оешма (ЯНАО, Төмән өлкәсе, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (рус. Региональное Духовное управление мусульман Ямало-Ненецкой автономной области, РО РДУМ ЯНАО в составе ЦДУМР) ― Төмән өлкәсе Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарын (2022 елда 14 мәчет-мәхәлләне) [1] берләштергән, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (рәисе ― югары мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин) составында эшләүче үзәкләшкән дини оешма. Җитәкче (мөфти) ― Хәйдәр Таһир улы Хафизов. [2]
Remove ads
Тарих
Төбәк Диния нәзарәте 2001 елның 19 июнендә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте президиумы карары һәм мөселманнарның Ямал-Ненец автономияле округы территориясендә гамәлдә булган, Үзәк Диния нәзарәтенә караган җирле дини оешмалары җыелышы карары нигезендә барлыкка килгән. 2003 елның 3 мартында рәсми теркәлү узган.
Диния нәзарәтенең югары органы ― төбәк Диния нәзарәте мәҗлесе (съезд). Устав буенча, мәҗлес төбәк Диния нәзарәте рәисе башлангычы белән 6 елга 1 мәртәбә чакырылырга тиеш. [3] Төбәк Диния нәзарәтенең мәҗлесләр арасындагы эшчәнлеген төбәк Диния нәзарәте президиумы көйли. Президиумга рәис һәм 3 рухани керә.
Ямал мөселманнарының Диния нәзарәте 14 җирле дини оешманы берләштерә. Автономияле округта 14 мөселман дини объекты эшли: мәчетләр, гыйбадәтханәләр һәм яраклаштырылган бүлмәләр, 25 имам һәм укытучы эшли. [4] 2017 елның 12 декабрендә элек Себер мөселманнары Диния нәзарәтенә (Омск казыяты) караган Надым районы мөселманнары дини оешмасы ЯНАО төбәк Диния нәзарәте составына кергәч, Ямал бөтен территориясендә мөселман оешмалары бер өммәткә, бер үзәккә берләшкән төбәккә әверелә. [5]
Яңа Уренгойда 2022 ел ахырында яңа мәдрәсә (Мөселман рухи-әхлакый тәрбия үзәге) бинасы ачылган. [6]
Remove ads
Мөфтият
Диния нәзарәте җитәкчесе (мөфти) ― Таһир улы Хәйдәр хәзрәт Хафизов (Дуслык ордены (РФ) кавалеры, 2022) [7]
Мөфти урынбасарлары – Мөхәммәд (Ильфир) хәзрәт Мансуров (2008 елдан), Тимур хәзрәт Салихов[8] (2021 елның 9 апреленнән).[9]
- Салехард җәмигъ мәчете ― Габделмәлик (Альберт) хәзрәт Базанов (1971 елгы, Ырынбур өлкәсендә туган). [10]; Имам-хатыйб Тимур хәзрәт Салихов (1983 елгы, Уфада медицина (2005), ислам (2009), педагогика (2017) университетларын тәмамлаган)[11].
- Яңа Уренгой җәмигъ мәчете ― Шамил хәзрәт Алибулатов (Дагестанда туган).
- Губкинский җәмигъ мәчете ― Ринат хәзрәт Әхмитшин (1972―2022), 2022 елдан – Абдулла хәзрәт Айдаров Башкортстанда туган).
- Надым («Азат Сафа» җәмигъ мәчете) ― Исмәгыйль хәзрәт Газизов (1975 елгы, Ырынбур өлкәсендә туган).
- Ноябрьск (җәмигъ мәчете) ― Мөхәммәд (Ильфир) хәзрәт Мансуров (1977 елгы, Башкортстанда туган).
- Муравленко мәчете ― Ранис хәзрәт Мостафин (1974 елгы, Дүртөйледә туган)
- Пангоды бистәсе мәчете ― Саидали хәзрәт Җума (1992 елгы, Таҗикстанда туган).
- Тарко-Сале мәчете ― Мухаммадариф хәзрәт Умаханов (1987 елгы, Дагстанда туган).
- Уренгой штб мәчете ― Салман Султанович Аюпов (Дагстанда туган чечен, Стәрлетамак мәдрәсәсендә дини белем алган).
- Лабытнанги шәһәре мәчете ― Гасан-Гусейн Нурмугамедович Гасанов (чыгышы белән Дагстаннан, Таҗикстанда үскән).
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads