Татьяна Сушенцова
табиб, шагыйрә From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Татьяна Сушенцова, Татьяна Иван кызы Сушенцова (рус. Татьяна Ивановна Сушенцова; 1955 елның 5 гыйнвары, СССР, РСФСР, Сембер өлкәсе, Сембер) ― шагыйрә, һөнәре буенча табиб, Россия Язучылар берлегенең Татарстан төбәк бүлекчәсе (2022 елның 27 июненнән 2025 елга кадәр) һәм Россия һөнәри әдәбиятчылар берлегенең Самара филиалы Казан бүлекчәсе рәисе, «Златоуст» әдәби берләшмәсе җитәкчесе. 2025 елдан Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы[1].
Татарстан митрополиясенең «Православный собеседник» журналының редакция советы әгъзасы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1955 елның 5 гыйнварында[2] Сембер шәһәрендә инженер һәм табиб гаиләсендә туган. Гаиләсе белән Казанга 7 яшендә күчеп килә һәм шул ук яшьтә шигырьләр яза башлый. Шигърияткә мәхәббәт һәм табиб һөнәре белән кызыксыну әнисеннән күчкән.
Һөнәре буенча табиб, КДМУ тәмамлаган (1979). Инвалид балаларны тернәкләндерү үзәгендә бүлек мөдире булып эшли[3]. Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы рәисе[4].
1992 елдан гыйбадәтханәгә даими йөри башлый ― гаиләсендә Аллаһыга килгән беренче кеше була, аннары кызы, сеңлесе, ире Леонид, әнисе, туганнан туган энеләре ― барысы да чиркәүгә килгән. Әбисенең әнисе бик дини кеше, чын православие христианкасы булган (Татьяна 4нче сыйныфта укыганда вафат булган)[5].
Remove ads
Иҗаты
Дүрт шигырь җыентыгы чыгарган («В печали светлой покаянья», 2007, «Русич» нәшрияты, тиражы 2 мең, ISBN 978-5-93962-261-5[6]), «Признание», «Малышам и взрослым», «Я буду говорить тебе о главном» (Маковский нәшрият йорты, 2015[7]). Иман (Вера) турында, Аллаһы (Бог) турында, Яшәешнең мәгънәсе (смысле Бытия) турында шигырьләре бик күп. Шулай ук мәсәлгә тартым шигырьләре дә бар («Моя фауна» циклы). Гражданлык лирикасы да, пейзаж лирикасы да; әхлак, глобаль экология темаларына шигырьләре бар[8]. Авторның шигырьләрендә һәр диндар кешенең күңеленә якын догалар яңгырый: басынкылык, тәүбә итү, дога кылу, якыныңны ярату һәм изге урыннар алдында Алаһыны данлау, Аңа рәхмәт әйтү.
Феофан атакай фатихасы белән, «Златоуст» рухи әдәби берләшмәсенең җитәкчесе булып тора. Берләшмә Казанның православие динендәге шагыйрьләрен берләштерә. Алар арасында профессионаллар да, Бөтенроссия һәм Халыкара шигърият конкурсларында җиңүчеләр дә бар.
2024 елның 5 июнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Казанда Евгений Боратынский музеенда ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе белән очрашуында Бөек Ватан сугышында катнашкан, Казан госпиталендә эшләгән Вероника Тушнова истәлеген Казанда мәңгеләштерү, Җиңүнең 80 еллыгына аның шигырь китабын нәшер итү буенча республика җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән[9], тәкъдимнәр кабул ителгән.
2025 елның 3 октябрендә Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда Татарстан Язучылар берлегенең «Россия Язучылар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Владимир Мединский) һәм аның төбәк бүлекчәсе (рәисе Татьяна Сушенцова), Россия язучылары берлегенең Татарстан бүлеге (рәисе Николай Алешков) белән берләшүе турында карар кабул ителгәч, Татьяна Сушенцова җитәкчесе булган Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге (~20 кеше) Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән һәм бүлектән ике язучы (Татьяна Сушенцова, Светлана Мингазова) Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә әгъза итеп тәкъдим ителгән[10].
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Халыкара конкурслар лауреаты,
- «Слово-2021» премиясе лауреаты,
- 2023 ел ― Эдуард Володин исемендәге «Имперская культура» милли премиясе (Гамәлгә куючылары: Россия Язучылар берлеге, Россия Әдәби фонды, «Россиянең яңа китаплары» журналы редакциясе, «Изге Иоанн Златоуст» фонды, «Ихтиос» нәшрияты[11]) ― «Шигърият» номинациясендә
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
