Татарстан митрополиясе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Татарстан митрополиясе
Remove ads

Татарстан митрополиясе (рус. Татарстанская митрополия) — Татарстан территориясендә Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархлыгына караучы митрополия. Изге Синод тарафыннан 2012 елда булдырылган. Казан, Әлмәт, Чистай һәм Яр Чаллы епархияләрен берләштерә.

Кыска фактлар Татарстан митрополиясе, Баш фатир ...
Thumb
Благовещение соборы (Казан)
Remove ads

Тарих

1934 елның 12 мартындагы өлкә преосвященстволары турындагы нигезләмә нигезендә, 1917—1918 елларда Поместный соборның митрополит округлары турындагы карарын үтәү йөзеннән, Вакытлы Патриарх Изге Синоды берничә епархия составында чиркәү өлкәләрен оештыра, шул исәптән Татарстан АССР чикләрендә үзәге Казан булган митрополия оештырыла. Митрополияне бетерү датасы төгәл билгеле түгел. Бу 1943 елда епископ кафедраларын үзгәртеп кору вакытында булырга мөмкин.

2012 елның 6 июнендә Изге Синод карары белән Казан һәм аннан бүлеп чыгарылган Әлмәт һәм Чистай епархияләре составында Татарстан митрополиясе төзелә[1]. Татарстан митрополиясе башлыгы "Казан һәм Татарстан митрополиты" титулына ия.

Митрополия Рус православие чиркәве епархия идарәсенең яңадан төзелә башлаган өч баскычлы структурасы оешуга ярашлы булдырыла.

2024 елның 25 июлендә Рус Православ чиркәвенең Изге синоды[d] Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре; Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнары административ чикләрендә (Татарстан мирополиясенең Казан епархиясеннән аерып чыгарып) Яр Чаллы епархиясен оештырырга карар иткән[2].

Remove ads

Епархияләр

Әлмәт епархиясе

2012 елның 6 июнендә Рус православие чиркәвенең Изге Синоды карары нигезендә, Казан епархиясеннән аерып чыгарып, Татарстан митрополиясенә бирелгән. Епархиядә 61 приход исәпләнә. Клириклар 44, монахлар 3. Татарстанның Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Ютазы районнары административ чикләрендәге приходларны берләштерә.

Казан епархиясе

Казан, Яр Чаллы шәһәрләре; Татарстанның Әгерҗе, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Балык бистәсе, Саба, Тәтеш, Тукай, Теләче районнары.

Чистай епархиясе

Татарстан Республикасының Аксубай, Алексеевск, Әлки, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнарының административ чикләрендә мәхәлләләрне берләштерә.

Яр Чаллы епархиясе

Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре; Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнары административ чикләрендә 2024 елның 25 июлендә оештырылган

Remove ads

Митрополия башлыклары

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads