Уран (химик элемент)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Уран (лат. Uranium, U) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 92. Атом массасы — 238,029; актиноидларга карый. Уранда радиоактив элементлар аз, тотрыклы изотоплары юк. Аның иң киң таралган изотобы уран-238 (146 нейтронлы, табигый уранда 99,3 % тәшкил итә) һәм уран-235 (143 нейтронлы, табигый уранда нисбәте 0,7204 %).

Подробнее Протактиний◄Уран / Uranium (U) ►Нептуний, Атомның үзлекләре ...
Remove ads

Символы

Уран элементының символы — U (Уран дип укыла).

Тарихы

Уран 1789 елда Клапрот Мартин Генрих тарафыннан ачыла. Клапрот аны яңа элемент тип исәпләп, Уран планетасы хөрмәтенә шундый исем бирә.

Уран илле ел металл дип исәпләнеп йөри. 1841 елда гына француз химигы Эжен Пелиго (1811—1890) металлга охшаш ялтыравыклы булса да, Клапрот уран элемент түгел, UO2 оксиды дип исбатлый. 1840 елда Пелиго гади матдә уранны аерып ала һәм аның атом авырлыгын билгели.

Уранны өйрәнүдә киләсе мөһим адымны 1874 елда Д. И. Менделеев ясый. Ул үзе эшләгән периодик системасына таянып, уранны таблицасының иң ерак шакмагына урнаштырган. Элек уранның атом авырлыгын 120-гә тигез дип санаганнар. Менделеев бу микъдарны ике тапкыр арттыра. 12 елдан соң аның фикере немец химигы Циммерман (J. Zimmermann) тәҗрибәләре белән раслана[1].

1896 елда, уран тикшергәндә, француз галиме Антуан Анри Беккерель очраклы рәвештә радиоактив таркалуны (радиоактивный распад) ача.

Remove ads

Табигатьтә

Thumb
Уран рудасы

Уран — күп санда очрый торган иң зур номерлы элемент. Җир кабыгы тәшкиләтенең 0,00027 % (авырлыгы) тәшкил итә, диңгез суында концентрациясе — 3,2 мкг/л (башка мәглүмат буенча, 3,3·10-7 %). Литосферада уран нисбәте 3 яки 4 ·10−4%[2] дип бәяләмә бирелә.

Уран чыгарган илләр

Подробнее №, Ятма атамасы ...
Remove ads

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Әдәбият

Чыганаклар

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads