Нептуний
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Нептуний (лат. Neptunium, Np) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 93. Актиноидлар гаиләсенә карый . Бу беренче трансуран элемент, җирдә аның эзләре генә очрый, аны ураннан атом-төш реакцияләре ярдәмендә ясалма рәвештә алганнар.
Remove ads
Символы
Нептуний элементының символы — Np (Нептуний тип укыла).
Тарихы
Атом төше таркалу теориясе кабул ителгәнгә кадәр 93-че элементны табу турында өч тапкыр игълан ителә һәм алар хата булып чыга: аусоний (Ausonium) — Италиядә (Энрико Ферми), богемий (Bohemium) — Чехословакиядә (1934) һәм секваний (Sequanium) — Румыниядә (1939).
Беренче тапкыр нептунийны Э. М. Макмиллан һәм Ф. Х. Абельсон 1940 елда ала.
Синтезы реакциясе: 238U(n,γ)239U(β−)239Np.
Атамасы Нептун планетасына багышланган.
Remove ads
Чыгарып алу
Нептунийны нептуний фторидын (IV) 1600 К температурада барий парлары белән тергезеп алалар:
Үзенчәлекләре
Гади нептуний — җиңел чүкелүчән, чагыштырмача йомшак, көмөшсу ялтыравыклы металл. Бу иң авыр металларның берсе: ул тыгызлыгы буенча осмий, иридий, агалтын һәм ренийдан гына калыша.
Коро һавада әкрен оксидлаша, юка оксид элпә белән каплана. Һава температурасы югары булса, ул бик тиз NpO2 кадәр оксидлаша.
Берләшмәләрдә оксидлашу дәрәҗәсе +2-нән +7-гә кадәр. Эретмәләрдә Np3+, Np4+, NpO2+, NpO22+ NpO һәм53− ионнары барлыкка китерә.
Нептуний ионнары гидролизга һәм комплекслар барлыкка китерүгә сәләтле.
Remove ads
Изотоп
Нептуний изотопларының кайсыбер радиоактив үзенчәлекләре :
Remove ads
Кулланылышы
Плутоний алу өчен кулланыла.
Физиологик сыйфатлары

Радиоактив таркалганда нептун югары энергетик α-кисәкчәләр һәм урта энергияле β-кисәкчәләр чыгара. Нептунийның физиологик йогынтысы валентлыгы һәм организмга эләгү юлнарына бәйле. Аның 60-80 % -ы сөякләрдә кала, ә организмнан радиобиологик чыгарылу чоры 200 ел тәшкил итә. Бу сөяк тукымасының җитди радиацион зарарлануына китерә. Нептунның радиация агуы плутонийдан азрак, чөнки удел активлыгы кимрәк.
Нептуний изотопларының организмда рөхсәт ителгән микъдар чиге: <sup id="mwmQ">237</sup>Np — 0,06 мккюри (100 мкг), 238Np, 239Np — мккюри 25 (10−4 мкг).237Np өчен эш бүлмәсендәге һавада ПДК-сы 2,6 ×10−3 Бк/м³.
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Чыганаклар
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads