Сүрия

From Wikipedia, the free encyclopedia

Сүрия
Remove ads

Сүрия (гарәп. سُورِيَا), Сирия, рәсми атамасы — Сүрия Гарәп Респу́бликасы[39] (ٱلْجُمْهُورِيَّةُ ٱلْعَرَبِيَّةُ ٱلسُّورِيَّةُ) — Азиядә урнашкан дәүләт.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

1963 елдан 2024 елга кадәр ил «Баас» партиясе һәм аның союздашлары хакимлеге астында булган. 2011 елда Сүриядә рәсми хөкүмәт тарафдарлары («Баас» һәм Бәшәр Әсәд), Кораллы оппозиция, көрдләрнең автоном администрациясе һәм Сүрия Демократик Көчләре (СДС), Ислам дәүләте (ИД) һәм күп санлы башка исламчылык төркемнәре арасында чит ил хәрби тыкшынуы белән озатылып барган Гражданнар сугышы башланган (Кара: Төркия-Сүрия конфликты, Россиянең, АКШ һәм аларның союздашларының Сириядәге хәрби операциясе). 2024 елның декабрендә оппозицион көчләр коалициясенең һөҗүм операцияләре сериясе берничә эре шәһәрне, шул исәптән Дамаскны да кертеп, басып алуга һәм Әсәд режимының җимерелүенә китергән[40].

Remove ads

Халык

Илдә нигездә гарәпләр, көрдләр, төрекмәннәр, әрмәннәр, әссүриялеләр һәм чиркәсләр яши.

Дин

Сүрия — күбесенчә ислам иле; 2007 ел мәгълүматлары буенча, ил халкының 87 % ын мөселманнар тәшкил иткән. Аларның 74 % ы сөннилар (шәфигый, хәнәфи, хәнбәли мәзһәбләре), 13 % ы — шигыйлар (әләвияләр, исмәгыйлиләр, уникечеләр)[41]. Бүген Сүриядә 2 миллионга якын (халыкның 11 % ы тирәсе) әләвия исәпләнә, һәм бу дини төркем вәкилләре Сүрия сәясәтендә һәм Сүрия хәрбиләрендә өстенлек итә. Сүриянең 2000―2024 еллардагы президенты Бәшәр Әсәд — әләвия нәселеннән шигый. Азчылык диннәр вәкилләренә христианнар (0,5 млн кеше) керә; шуның эченнән православлар (Антиохия (260 мең), Сүрия (195 мең), Рус православие чиркәүләре); Әрмән апостол чиркәве (150 мең); Ассирия Көнчыгыш чиркәве (70 мең); Католиклар (430 мең), протестантлар (40 мең). Кайчандыр зур җәмгыяте булган яһүд дине 90 кешегә калган. Бәһаи вәкилләре — 180, зәрдөштлек — 40 кеше.

Remove ads

Идарә-җир төзелеше

14 губерния.

Тарих

  • VII нче гасыр — Гарәп хәлифәтенә керә
  • 1516–1918 — Госманлы империясе составында
  • 1920–1943 — Франция мандатында
  • 1958 елда — Мисыр белән берләшә
  • 1961 елдан аерым республика
  • 1967 елда Исраил аның кайбер жирләрен яулап ала. Озакламый алар кире кайтарыла.

Мәдәнияте

Әдәбияты

XXI гасырлар

  • Әбүләла әл-Мүәрри (973—1057)

Ватандашлар сугышы (2011 елдан)

2011 елның мартыннан Сүриядә Ватандашлар сугышы башлана. Башта Дәрья шәһәрендә, соңрак башка калаларда хакимияткә каршы чуалышлар башланып, соңрак алар сугышка әверелә.

2013 елда сугыш авыр кораллар белән дәвам итә. 500 мең сүрияле илдән качып китергә мәҗбүр була. Август аенда химик корал кулланылганы да билгеле.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads