Филиппин

From Wikipedia, the free encyclopedia

Филиппин
Remove ads


Филиппин Җөмһүрияте (тагал. Republika ng Pilipinas), яки Филиппин (Pilipinas) — Көньяк-көнчыгыш Азиядә урнашкан дәүләт. Тын океанда урнашкан күп утраулардан тора.

Thumb
Манила шәһәре
Кыска фактлар Шигарь, Башкала ...
Remove ads

Тарих

Филиппин утраулары. Магелланның үлеме

1521 елның язында Магеллан соңрак Филипин дип аталган утрауларга барып җитә. Магеллан ике идарәче арасында туган җирле конфликтта берсенең ягына күчә һәм 27 апрельдә сугышта һәлак була. Испания короле хакимияте астына күчкән Себу утравының раджасы, Магелланның үлеменнән файдаланып, испаннарны мәҗлескә чакыра һәм берничә дистә кешене үтертә. Берничә айдан кораблар Молук утрауларына барып җитәләр.

Thumb
«Виктория караккасының бүгенге копиясе»

Экспедициянең бүленүе. Кире кайту

Молук утрауларында тәмләткечләр сатып алына. Анда булганда испаннар Португалия короленең Магелланны качкын буларак игълан итүе турында ишетәләр. Шуңа күрә аның кораблары әсирлеккә алынырга тиеш була. «Консепсьон» ташланып ут төртелгән була. Бары тик ике кораб калган була. «Тринидад» көнчыгышка, испаннарның Панамадагы биләмәләренә юнәлә, ләкин каршы җил чыгып, алар кире кайтырга мәҗбүр булалар һәм португалларга әсирлеккә төшәләр. Испаннарның күпчелеге Һиндстанда сөргенлектә үлеп бетә. Хуан Себастьян Элькано җитәкчелегендәге «Виктория» корабы көнбатышка юл тота. Африканы көньяктан урап узып, 18 кеше өйләренә әйләнеп кайта.

Remove ads

Дин

Филипинда дин Испания империясенең(ингл.) көчле йогынтысында урнашкан. Ил испан короле (Филипп II(ингл.)) исемен йөртә, ил халкының якынча 81 % ы - Рим католик чиркәве христианнары. Калган 11 % диндарлар — башка христиан конфессияләре вәкилләре, 8 % — илнең көньяк-көнбатыш өлешендә яшәүче мөселманнар[7]. Һинд дине тарафдарлары бар.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads