Франция кампаниясе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Франция кампаниясе
Remove ads

Франция кампаниясеФранция, Бельгия, Нидерландлар кораллы көчләре һәм Британ экспедицион көчләрен тар-мар итүгә китергән Алмания һәм аның беректәшләргә Аурупада өстенлек биргән «Күчәр илләре»нең уңышлы хәрби операциясе.

Кыска фактлар Дата, Урын ...

Алман гаскәрләре Алманиянең Польшага һөҗүм итү аркасында 1939 елның 3 сентябрендә сугыш игълан иткән Франциягә һөҗүм башлаган. Алманнарның кызу һөҗүме нәтиҗәсендә беректәшләр гаскәре тар-мар ителгәннәр, 22 июнь көнне Франция солыхына кул куярга мәҗбүр булган. Шул вакытта аның территориясенең күпчелеге инде басып алынган, ә гаскәре калмаган диярлек.

Алман гаскәрләренең юлы Бельгия һәм Нидерландлар аша үткән, алар беренче агрессия корбаннары булып чыкканнар. Кыска вакыт эчендә нацист хәрби көчләре бу илләрне басып алганнар; шуның белән бергә, алманнар ярдәмгә килгән француз гаскәрләрне дә тар-мар иткәннәр.

Шул сугыш нәтиҗәсендә Алмания ул вакытта үзенең төп дошманыннан арына. Шуның өстенә, Британиягә һөҗүм ясау өчен мөһим плацдармы кулга төшкән.

Remove ads

Сәбәпләр һәм нәтиҗәләр

Алман гаскәрләре төп һөҗүмен Арден таулары аша оештырганнар, Франция исә төп бәреп керүне Мажино сызыгында көткән, шул алман хәрби хәйләсе көтелмәгән тиз нәтиҗәләргә китергән. Тупланган француз гаскәрләре камалышка эләккәннәр һәм каршылыкка карамастан Франция чигенергә мәҗбүр булган.

Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң кебек 22 июньдә капитуляция акты шул ук Компьен урманында имзаланган. Капитуляция шартлары буенча Франциянең 60%ы Алмания контроле астына бирелгән, француз гаскәрләре коралсызланганнар, французлар алман оккупацион гаскәрләрен асрарга мәҗбүр булганнар.

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads