Фәхрази Галиев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Фәхрази Галиев
Remove ads

Фәхрази Галиев (Фәхрази Гали улы Галиев, рус. Фахрази Галеевич Галеев) — Советлар Берлеге Каһарманы (1944), кече сержант. ССРБ Югары шурасы депутаты (1946-1950).

Кыска фактлар Фәхрази Галиев, Туу датасы ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Минзәләдәге Дан аллеясында бюсты
Thumb
Җәмәк авылында туган нигезе

1912 елның 19 февралендә Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге ТР Минзәлә районы) Җәмәк авылында туган. 1927-1929 еллара Үзбәкстанда Курган-таш шахтасында йөкче, 1929 елдан Минзәлә МТСында, 1934 елдан Кадрәк МТСында тракторчы, комбайнчы булып эшли. 1934-1936 елларда хәрби хезмәттә.

1997 елның 13 маенда Яр Чаллы шәһәрендә вафат.

Бөек Ватан сугышы

1942 елдан Кызыл Армиягә чакырыла. 1943 елның гыйнвареннан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Сугышта Көньяк-Көнбатыш фронтта хәрәкәт итә. 12- армиянең 1248- танкка каршы артиллерия полкында орудие командиры урынбасары — туп төзәүче булып хезмәт итә. Донбасс һәм Запорожье һөҗүм операцияләрендә (1943), Кара диңгез буе далаларында (1944) һәм Днестр елгасы буенда (1944) барган сугышларда катнаша.

Батырлыгы

1943 елда Украинаның Запорожье өлкәсе Вольнянский районы Губенский авылы янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: кичү вакытында туп һәм расчётларны коткара, сугышчылар төркеме белән дошманның 22 һөҗүмен кире кайтара. 1944 елда авыр яралана. 1944 елның 19 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек була.

Сугыштан соң

Иҗтимагый эшчәнлеге

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

Чыганаклар

  1. Батырлар китабы — Книга Героев. Казан, 2000.
  2. Герои Советского Союза — наши земляки. Казан, 1982.
  3. Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. Мәскәү, 1987.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads