Фәхрази Галиев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Фәхрази Галиев (Фәхрази Гали улы Галиев, рус. Фахрази Галеевич Галеев) — Советлар Берлеге Каһарманы (1944), кече сержант. ССРБ Югары шурасы депутаты (1946-1950).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле


1912 елның 19 февралендә Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге ТР Минзәлә районы) Җәмәк авылында туган. 1927-1929 еллара Үзбәкстанда Курган-таш шахтасында йөкче, 1929 елдан Минзәлә МТСында, 1934 елдан Кадрәк МТСында тракторчы, комбайнчы булып эшли. 1934-1936 елларда хәрби хезмәттә.
1997 елның 13 маенда Яр Чаллы шәһәрендә вафат.
Бөек Ватан сугышы
1942 елдан Кызыл Армиягә чакырыла. 1943 елның гыйнвареннан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Сугышта Көньяк-Көнбатыш фронтта хәрәкәт итә. 12- армиянең 1248- танкка каршы артиллерия полкында орудие командиры урынбасары — туп төзәүче булып хезмәт итә. Донбасс һәм Запорожье һөҗүм операцияләрендә (1943), Кара диңгез буе далаларында (1944) һәм Днестр елгасы буенда (1944) барган сугышларда катнаша.
Батырлыгы
1943 елда Украинаның Запорожье өлкәсе Вольнянский районы Губенский авылы янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: кичү вакытында туп һәм расчётларны коткара, сугышчылар төркеме белән дошманның 22 һөҗүмен кире кайтара. 1944 елда авыр яралана. 1944 елның 19 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек була.
Сугыштан соң
- 1944 елда демобилизацияләнә, туган авылында яши һәм МТС директорының сәяси эшләр буенча урынбасары булып эшли.
- Казанда республика фирка мәктәбен тәмамлаган (1952).
- КПССның зона партия оешмасы сәркатибе.
- 1954-1956 елларда Кадрәк МТСы диспетчеры, трактор отряды бригадиры ярдәмчесе.
- 1958 елдан Минзәлә районы «Родина» күмәк хуҗалыгында трактор бригадасы бригадиры ярдәмчесе.
Иҗтимагый эшчәнлеге
- 1946-1950 елларда ССРБ Югары шурасы депутаты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Берлеге Каһарманы (1944 елның 19 марты).
- Ленин ордены.
- 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены.
- Кызыл Йолдыз ордены.
Хәтер
- Минзәләдә Дан аллеясында бюсты урнаштырылган.
- Минзәлә районы Кадрәк авылында музее эшли.[1]
- Сарман районы Карашай Саклау мәктәбе балалар оешмасы Ф. Галиев исемен йөртә.[2]
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads

