Хафиз Кушаев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Хафиз Кушай улы Кушаев (баш. Хафиз Ҡушай улы Ҡушаев, рус. Хафиз Кушаевич Кушаев, 15 октябрь 188827 сентябрь 1937) — башкорт милли хәрәкәтендә катнашучы, Башкортстан АССРның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, БАССР ҮБКның 3 нче рәисе.

Кыска фактлар Хафиз Кушаев, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәл

1888 елның 15 октябрендә Ырынбур губернасы Чиләбе өязе Сәләй (Хуҗаш) авылында туган. 1919 елдан РКП(б) әгъзасы.

Казан шәһәрендә «Галия» мәдрәсәсендә укый[2], инкыйлаби хәрәкәттә катнашуы сәбәпле укуын калдырырга мәҗбүр була.

19091917 елларда армия сафларында хезмәт итә.

19191921 елларда Аргаяш кантунының хәрби комиссары, кантун идарәсе рәисе вазыйфаларын башкара.

19221929 елларда БАССРның ҮБК рәисе булып эшли.

19291937 елларда ССРБ ҮБК аппаратында эшли, «Совет власте» нәшриятында җаваплы вазыйфаларны башкара.

1937 елның 19 сентябрендә кулга алына, ә инде 27 сентябрендә атып үтерелә. 1957 елда аклана.

Remove ads

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads