Чусавай
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Чусовой, Чусавай[3] (рус. Чусовой) — Пермь краенда урнашкан шәһәр, Чусовой районының административ үзәге.
Халык саны — 46 740 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 71 203 кеше. (2010).[4]
Remove ads
География
Шәһәр Чусовая елгасы өстендә, Пермьдан 226 километр төньяк-көнчыгышрак урнаша. Свердловск тимер юлының Чусовская тимер юл станциясе.
Тарих
XVI гасырдан Камасино исеме астында таныш. Бистәнең алдагы үсеше Пермь — Камасино (Чусовская) — Түбән Тагил — Екатеринбург тимер юлы (1874 елда төзелә) һәм металлургия заводы төзелеше (1894—1898 еллар) белән бәйле.
1923 елдан — Чусовой районы үзәге.
1926 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.
Халык
1897[5] | 1926[5] | 1931[5] | 1939[5] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[4] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~1 000 | ~18 000 | ~32 000 | ~43 000 | 60 658 | 58 202 | 56 447 | 57 874 | 51 615 | 46 740 |
Милли состав (2002): руслар — 91,3%, татарлар — 4,7%, украиннар — 0,9%.[11]
Икътисад
Металлургия заводы, агач эшкәртү комбинаты.
Тимер юл транспорты ширкәтләре, төзелеш материалларны ясау ширкәтләре, азык-төлек сәнәгатенең предприятеләре.
Татар матбугаты
1935—1938 елларда шәһәрдә «Udarnik» («Ударник») гәҗите нәшер ителгән.
Югары уку йортлары
- Урал дәүләт техника университетының филиалы.
Танылган шәхесләр
- Рәшит Сәйбаталов, Куйбышев, Төньяк тимер юллары башлыгы.
Галерея
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads