Шакир Измайлов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Шакир Измайлов (Шакир Сафиулла улы Измайлов, 1897, Сембер, Сембер губернасы, Россия империясе15 декабрь 1937(1937-12-15), Мәскәү, СССР) — сәясәт эшлеклесе, дипломат. 1917 елдан армиядә, Самара шәһәрендә совет хакимиятен урнаштыруда катнашкан. РКП(б)нең Самара ГК каршындагы мөселман секциясе сәркатибе (1918), ЭККА Көнчыгыш фронты гаскәрләрен формалаштыру, комплектлау һәм өйрәтү идарәсенең сәяси бүлегендә (1919), Сембер губерна татар совет-партия мәктәбе укытучысы (1921), БКП(б) ҮК каршындагы Татар-башкорт бюросы сәркатибе (1922-1924), ТАССР хезмәт халык комиссары, ТАССР ҮБК әгъзасы (1925-1929), ҺББҮШ инструкторы (1929). 1930 елдан дипломат эшендә: СССРның Согуд Гарәпстанындагы вәкиллегенең беренче сәркәтибе, СССР Тышкы эшләр халык комиссариатының 1 нче Көнчыгыш бүлегенең җаваплы референты, шуннан соң АзССРда СССР Тышкы эшләр халык комиссариатының вәкаләтле вазыйфаларын башкаручысы (?-1937).

Кыска фактлар Шакир Измайлов, Туган ...

1937 елның 15 синтбрендә куга алынган. «Инкыйлабка каршы милләтчел баш күтәрүчеләр оешмасы әгъзасы булу»да гаепләнеп үлем җәзасына хөкем ителгән. 1956 елда акланган.[2]

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads