Шаһвәли Башкиров

From Wikipedia, the free encyclopedia

Шаһвәли Башкиров
Remove ads

Шаһвәли Башкиров, Шаһвәли (вариант: Шаһивәли[2] Гали улы Башкиров, рус. Башкиров Шагивали (Шахвали) Галеевич (1894-1938) — сәясәтче, Татарстан АССР юстиция халык комиссары, мәгариф халык комиссары (1934-1937), Татарстан АССР прокуроры. РКП (б) әгъзасы (1918-1936).

Кыска фактлар Шаһвәли Башкиров, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1894 елда Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Кукмара районы) Камышлы авылында туган. Карт Кыя авылы мәктәбен, Мамадыш мәктәбен тәмамлаган.

Хезмәт юлы

1913-1915 елларда Казанда кибеттә приказчик. 1915 елда Вятка губернасы Малмыж өязе Нократ Аланы авылында кибеттә эшли. 1915-1918 елларда хәрби хезмәттә, 95 нче пехота полкында ефрейтор.

Октябрь инкыйлабы

1918 елның языннан Мамадыш өязе Камышлы авылында ярлылар комитеты сәркатибе. Мамадыш өязе Люга авылында волость кулланучылар кооперациясе бухгалтеры.

Ватандашлар сугышы

1918 елның декабреннән Кызыл Армиядә. Казанда мөселман командалык курслары сәркатибе, РКП (б)ның батальон һәм полк башлангыч бүлекчәләре рәисе, полк командиры ярдәмчесе вазифаларында.

ТАССР төзелү

1921 елның җәеннән Татарстан АССР игенчелек буенча халык комиссариатында нәшрият бүлеген җитәкли. «Игенче» журналын чыгаруда турыдан-туры катнаша.

1922 елның языннан Буа кантоны башкарма комитеты рәисе. Кантонда ачларга ярдәм итү комитеты рәисе. Соңрак РКП (б) Буа кантон комитеты рәисе.

Казанда

Remove ads

Хезмәтләре

Ш.Г. Башкиров. 1929-1930 елларда Татарстан Совет Социалистик Републикасында промкооперациянең эш нәтиҗәләре һәм аның алдында торган бурычлар. Казан: ТДН, 1932.

Репрессия

1936 елның җәендә ВКП (б) үзәк комитетының «троцки-зиновьевчыл инкыйлабка каршы блокның террорчыл эшчәнлеге турында» ябык хатын тикшергәндә, мәгариф халык комиссары Ш. Башкиров оппозиционерлар Мөхетдинов һәм Галә Ходаяровны яклауда гаепләнә, 1937 елның апрелендә эшеннән азат ителә. 1937 елның августында НКВД тарафыннан кулга алына. 1938 елның 9 маенда ССРБ югары суды хәрби коллегиясе, «уң троцкичыл, милләтчелек белән сугарылган террор оешмасының җитәкчеләреннән берсе» булуда гаепләп, иң югары җәзага хөкем итә[3]. 1957 елда аклана.

Remove ads

Гаиләсе

Хатыны Разия Госман кызы, математика укытучысы, «ватанын саткан кешенең гаилә әгъзасы» буларак, 1938 елда репрессияләнә, 8 ел тоткынлыкка хөкем ителә. 1956 елда аклана.

Улы Шамил Шаһвәли улы (1927-2010), галим-физик, физика-математика фәннәре докторы (1970), професор (1971), ТР ФА мөхбир-әгъзасы (1994), РСФСР атказанган фән эшлеклесе (1980).

Оныклары Казан мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

Хәтер

Кукмара шәһәрендә урамга исеме бирелгән.

Моны да карагыз

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  2. Национальный архив Республики Татарстан. Фонд Р-3622, опись 1, дело 198.
  3. Возвращенные имена. Документальные очерки. – Казань, 1990
  4. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991. ISBN 5-298-00652-3
  5. Г.Р. Кәримова. К вопросу о реализации суверенных прав ТАССР (20-е годы ХХ века). Казан, «Ученые записки КФУ», том 153, кн.3, 2011.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads