Элана Яненко

From Wikipedia, the free encyclopedia

Элана Яненко
Remove ads

Яненко Элана Константиновна (17 ноябрь 1932, Краснодар — 10 апрель 2019, Мәскәү[1]) — ССРБ һәм Россия урологы, фәнни эшләр буенча директор урынбасары (1996-2006), Н.А. Лопаткин исемендәге Урология һәм интервенцион радиология гыйльми-тикшеренү институтының баш гыйльми хезмәткәре, медицина фәннәре докторы (1980), профессор (1990), ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1984), Россия Федерациясенең атказанган табибы (1994), Россия Федерациясенең атказанган фән эшмәкәре (2001).

Кыска фактлар Ватандашлык, Туу датасы ...
Remove ads

Биографиясе

Элана Константиновна Яненко 1932 елның 17 ноябрендә Краснодар шәһәрендә туган[2]. Бала чагы һәм яшүсмер еллары Абхазиядә үтә[3]. Сухум шәһәре урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый[3], Мәскәү дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә [2].

Институтны тәмамлагач, ире белән бергә Ленинградка күченә, анда И.И. Мечников исемендәге шифаханә базасында урнашкан Санитар-гигиена медицина институтында эшли башлый[3]. Профессор И.М. Тальманның ассистенты була[3].

1958 елда Мәскәүгә кайта һәм Н. И. Пирогов исемендәге 2-нче Мәскәү медицина институтының урология кафедрасында эшли башлый, башта ассистент сыйфатында, аннары доцент сыйфатында була[2]. Профессор А.Я. Пытель җитәкчелеге астында клиник ординатурада һәм аспирантурада укый[2]. Ватаныбызның сәламәтлек саклау өчен мөһим булган һәм шул чакта өйрәнелмәгән урология юнәлеше — гемодиализ һәм мәет бөере күчереп утыртуның башлангычында тора[2].

1967 елда медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәгә дәгъвалау өчен диссертация яклый[4].

Профессор Н.А.Лопаткин җитәкчелегендә терминаль бөер чирле авырулар өчен ССРБ-да беренче Гемодиализ үзәген оештыруда катнаша, анда бөер күчереп утырту буенча операцияләр башлана[5].

1979 елдан алып Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының урология фәнни-тикшеренү институтында элек сидек ташы авырулары бүлеге, ә 1996-2006 елларда — гыйльми эшләр буенча директор урынбасары була[6]. 2006 елдан алып урология гыйльми-тикшеренү институтының дипломнан соң белем бирү бүлеге мөдире[5], соңгы көннәренә кадәр бу институтның баш гыйльми хезмәткәре булып тора.[1][2].

1980 елда медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъвалау өчен диссертация яклый[2][7]. 1990 елда аңа профессор исеме бирелә[2].

500-дән артык фәнни хезмәт авторы, шул исәптән «Урология» дәреслеге авторларының берсе [8], 1984 елда аның өчен медицина һәм медицина-биология проблемалары өлкәсендә ССРБ-ның Дәүләт премиясенә лаек була[2][9] шулай ук урология һәм милли кулланма буенча өч томлык хезмәт авторы[5]. Фәнни мәктәп оештырып, укучы һәм иярченнәрен тәрбияли.[5]. Аның җитәкчелегендә 13 докторлык һәм 15 кандидатлык диссертациясе яклана[3].

Э.К. Яненко озак еллар Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының баш урологы була[2].

2019 елның 10 апрелендә вафат була. Востряково зыяратында җирләнә[1].

Remove ads

Сайланма фәнни хезмәтләре

Thumb
Элана Константиновна Яненко 2001 елда
  • Константинова О. В. Чудновская М. В. Яненко Э. К. и др. Применение окиси магния и витамина Be для метафилактики оксалатного уролитиаза // Урология и нефрология. 1987. № 6. С. 12—15.
  • Коралловидный нефрометиаз (клиника, диагностика, лечение): Методические рекомендации / М-во здравоохранения РСФСР; [Сост. Э. К. Яненко]. М., 1990.
  • Лопаткин Н. А., Яненко Э. К., Симонов В. Я., и др. Профилактика и лечение осложнений дистанционной литотрипсии // Урология и нефрология. 1991. № 3. С. 3-7.
  • Яненко Э. К., Кульга Л. Г., Борисик В. И., Сафаров P. M. Лечение мочекаменной болезни при аномалиях почек: Методические рекомендации. М., 1993.
  • Яненко Э. К., Борисик В. И., Сафаров P.M., Кульга Л. Г. Профилактика и лечение осложнений ДЛТ при коралловом нефролитиазе // Пленум Всероссийского общества урологов. Пермь, 1994. С. 255—257.
  • Лопаткин Н. А., Яненко Э. К. Мочекаменная болезнь // Русский медицинский журнал. 2000. Том 8 № 3. С. 117—120.
  • Лопаткин Н. А., Яненко Э. К., Дзеранов Н. К., Мартов А. Г. Показания к дистанционной литотрипсии и перкутанной нефролитолапаксии при коралловидном камне единственной почки // Материалы Пленума правления РОУ. Тезисы докладов. Сочи, 2003. С. 196—197.
  • Яненко Э. К., Румянцев В. Б., Сафаров P. M., Ступак Н. В. Окклюзия мочевыводящих путей основная причина развития ряда осложнений мочекаменной болезни. // Урология. 2003. № 1. С. 17-21.
Remove ads

Наградалары һәм казанышлары

ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1984)[5],Россия Федерациясенең атказанган табибы (1994),Россия Федерациясенең атказанган фән эшмәкәре (2001),«Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1986)[10],«Мәскәүнең 850-еллыгы истәлегенә» медале (1997)[10],«Ватан сәламәтлек саклау алдындагы казанышлары өчен» медале (2002)[10],Россия Федерациясе Президентының Мактаулы грамотасы (2014)[11].

Әгъзалыгы:

  • Россия урологлары җәмгыйәтенең мактаулы әгъзасы һәм Президиум әгъзасы[5],
  • Аурупа урологлар җәмгыяте әгъзасы[5],
  • Россия Медицина фәннәре академиясенең һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының урология һәм оператив нефрология буенча ведомствоара гыйльми советы рәисе урынбасары,
  • Урология гыйльми-тикшеренү институтының диссертацияләр яклау буенча махсуслаштырылган Галимнәр советы әгъзасы[5],
  • «Экспериментальная и клиническая урология» һәм «Урология» журналларының редколлегия әгъзасы[5].

Өстәмә мәгълүматлар

Видеозапись выступления Яненко Э. К. У истоков ангиографии в урологии // Инновационный Workshop в НИИ Урологии «Рентгеноэндоваскулярные методы диагностики и лечения в урологии» 20-24 октября 2014 г.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads