Элита Татарстана (журнал)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
«Элита Татарстана» (тат. «Татарстан элитасы[1]») — Казан шәһәрендә рус телендә нәшер ителүче мәгълүмати-аналитик айлык журнал. Элекке исеме – «Лидер». Республиканың эшлекле, сәяси, мәдәни, гыйльми элитасы һәм Татарстан партнерлары өчен нәшер ителә. Ай саен яхшы ак кәгазьдә, төсле итеп, 120 битле булып чыга[2].
Remove ads
Максат

Татарстанның илдәге һәм халыкара абруен күтәрүгә ярдәм итү. Журналда Татарстанның дан-абруй казанган һәм кызыклы шәхесләре — эре ширкәтләр җитәкчеләре, сәясәтчеләр, эшкуарлар, атаклы галимнәр, сәләтле мәдәният эшлеклеләре, спортчылар һ.б. турында сөйләнә, алар белән интервьюлар оештырыла.
Шулай ук көн кадагындагы мәсьәләләргә үз карашы булган, аларны чишү юлларын тәкъдим итәрдәй җәмәгать эшлеклеләре, сәяси һәм эшлекле даирә вәкилләре дә язмаларның каһарманнары була ала.
Remove ads
Мәгълүмат
- Оештыручысы (гамәлгә куючы) — «София» ААҖ.
- Баш мөхәррире — Вячеслав Алексей улы Карпов.
- Нәшрият эшчәнлегенә рөхсәт 2006 елда алынган. Таныклык ПИ № ФС 77-21168.
Таралу
Татарстан буенча (Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Бөгелмәдә һ.б. шәһәрләрдә) адреслы таратыла: ТР президенты аппараты, Татарстан Дәүләт Шурасы, ТР министрлар кабинеты, республика министрлыклары һәм дәүләт комитетлары, Казан һ.б. шәһәр-район хакимиятләре[3], Татнефть, КамАЗ, Сәүдә-сәнәгать палатасы, банклар, фәнни үзәкләр, мәдәният, мәгариф, спорт оешмалары, «Казан ярминкәсе» ААҖ, ширкәт җитәкчеләре кулына барып керә.
Рубрикалары
|
|
Адресы
420021 Казан, Татарстан урамы, 20, офис 510
Сылтама
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads