Элсмир

From Wikipedia, the free encyclopedia

Элсмир
Remove ads


Э́лсмир (ингл. Ellesmere Island, фр. Île d'Ellesmere, инук. Umingmak Nuna) — Канаданың иң төньяк утравы, Канада Арктика архипелагының иң зур утравы.

Кыска фактлар ...хөрмәтенә аталган, Башкала ...

Мәйданы — 196 236 км² (зурлыгы ягыннан дөньяда 10 нче утрау). Иң биек ноктасы — 2616 метр (Барбо пигы). Утрауның шактый өлеше бозлыклар белән капланган. Төньяктагы шельф бозлыкларыннан бозтаулар хасил була. Яр буе сызыгы фьордлар белән телгәләнгән. Арктик чүлләргә һәм тундрага хас үсемлекләр үсә.

Утрауда өч торак пункт урнашкан: Алерт (Җирдә кеше даими яшәгән иң төньяк торак пункт), Юрика һәм Грис-Фьорд.

Утрауларны 1616 елда инглиз диңгез сәяхтчесе Уильям Баффин кәшеф иткән дип санала. 1852 елда инглиз дәүләт эшлеклесе, язучы һәм сәяхтче, 1 нче Элсмир графы Френсис Эгертон хөрмәтенә аталган.

Remove ads

Галерея

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads