Эльза Газизова

татар журналисты From Wikipedia, the free encyclopedia

Эльза Газизова
Remove ads

Эльза Әсхәт кызы Газизова (рус. Газизова Эльза Асхатовна / ингл. Elza A. Gazizova, 1988 елның 8 гыйнвары, Яр Чаллы, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — россияле татар журналисты, «Мәдәни җомга» газетасының веб-редакторы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы (2024 елдан).

Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1988 елның 8 гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә автомеханик һәм пешерүче-кондитер гаиләсендә туа. Әтисе Әсхәт Әхмәт улы тумышы белән Татарстанның Чирмешән районы Иске Кади, әнисе Җәүрия Кәниф кызы Свердловск өлкәсенең Кызылъяр округы Татар Яманъелга авылларыннан.

1996 елның 25 июлендә әнисе яман шештән вафат була. Әтисе икенче мәртәбә өйләнә. 6 нчы сыйныфка кадәр Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясендә белем ала. Аннары гаиләсе белән Әлмәт районының Иске Баграж авылына күченә, анда Елховой урта гомуми белем бирү мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый.

2005-2010 еллар арасында Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында көндезге бүлектә укый.

Remove ads

Беренче адымнары

Университет елларында «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең координаторы итеп сайлана. Шул ук вакытта актив рәвештә яза башлый. Яр Чаллы шәһәрендәге «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау», Тукай районының «Якты юл», Казанда нәшер ителүче «Юлдаш» һәм Мәскәүдә урнашкан «Татар дөньясы» газеталарында мәкаләләре дөнья күрә. «Шәһри Казан» газетасы мәгълүмати жанрларның кулланылуы», «Юлдаш» газетасында эпистоляр стильнең кулланылуы», шулай ук «Юлдаш» газетасында интервью жанрның кулланылуы» исеме астында курс эшләрен башкара. Диплом эше итеп, «Юлдаш» газетасы мисалында газета укучыларга йогынты ясау ысулларын сайлый һәм аны «5»ле билгесенә яклый.

Remove ads

Хезмәт юлы

Бүләк-премияләр

  • 2008 — Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты «Алтын бөртек» (рус. Золотой овес) фестивале премиясендә «Чын журналист» (рус. Настоящий журналист) номинациясендә җиңә.[1]

Кызыклы фактлар

  • Җыр белән мавыга. «Күргәзмәдә», «Тик минеке» җырлары радио-телевидение һәм башка музыкаль мәйданчыклардан яңгырый. 2020 елның мартында «Барс-Медиа» продюсерлык үзәге төшергән «Күргәзмәдә» җырына клибы дөнья күрә. Клипны бер тәүлек эчендә Казан океанариумында, «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгенең бассейнында һәм фотостудиядә төшерәләр. Ул «TMTV», «Мәйдан» телеканалларында бүгенге көнгә кадәр ротацияләнә.
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads