Эритрея
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Эритрея – Африка кыйтгасына керүче дәүләт. Кызыл диңгез ярында урнашкан.
Remove ads
География
Ил территориясе күбесенчә таулы. Климат субэкваториал. Җирнең иң кызу җирләренең берсе.
Дәүләт төзелеше
- Дәүләт башлыгы-Президент
- Канун чыгару органы – Милли Ассамблея
Эритрея Африка Берлеге, Берләшкән Милләтләр әгъзасы һәм Гарәп Лигасында Бразилия, Венесуэла, Һиндстан һәм Төркия белән беррәттән күзәтүче булып тора.
Халык
Милли состав
- тигринья – 50 %,
- тигре һәм кунама – 40 %,
- афарлар – 4 %,
- сахо – 3 %,
- башкалар 3 %.
Диннәр

Христиан-монофистлар һәм мөселманнар. Шулай ук католиклар һәм протестантлар бар.
Илнең 1997 елда кабул ителгән Конституциясе буенча Эритреяда дини ирек гарантияләнергә тиеш булса да, 2002 елда хөкүмәт дүрт төп диннән (ислам, Эритрея Православие Чиркәве, Эритрея Евангелие (Лютеран) чиркәве һәм Рим—католик чиркәве) башка дини төркемнәрне теркәүне таләп итә. Теркәлү үтмәгән дини төркемнәр законнан тыш дип игълан ителә, эзәрлекләнә, активистлары төрмәгә озатылган һәм җәзаларга дучар ителгән [37][38][39].
АКШ Дәүләт департаменты мәгълүматы буенча, 2011 елда ил халкының чама белән яртысы ― ислам дине тарафдары [40], яртысы ― христианнар (Эритрея православие чиркәве тарафдарлары 30 %, католиклар 13 %, протестантлар 5 %).
Дәүләт гимны
Дөресен әйтергә кирәк, шайтани көчләрнең халыклар язмышы белән ничек “идарә итүе”, аларны үзара ызгыштыруы дөньяның “Африка мөгезе” дип аталган төбәгендә аермачык күренеп тора. Әйтик, бай тарихлы, гомер бакый татулыкта яшәгән Хәбәшстан дәүләтеннән Эритреяны аерып алуның төп максаты һич кенә дә уртак телле, тугандаш тиграи һәм тигре халыкларын азатлыкка ирештерү булмады. Элегрәк, әле Советлар Берлеге үзенең “коммунизм” идеологиясен көчләп такмаган чорда, азчылык тәшкил итүче тиграи кешеләре Хәбәшстанның хөкүмәтен дә, дәүләтен дә җитәкләделәр. Беркайчан да, бернинди колонизатор да яулап ала алмаган Хәбәшстан иленең диңгезгә чыгу юлын капладылар Эритреяның ябык гәүдәсе белән. Тиграи, тигре, кунама һәм афар халыкларының төп өлеше Хәбәшстанда калды. Кызыл диңгез ярында тар гына сукмакта яшәп, хәерчелектән чыга алмаган Эритреяга бердәм дәүләттә яшәү икътисадый яктан да отышлырак булыр иде.
Эритреяның ኤርትራ ኤርትራ ኤርትራ (Эритра, Эритра, Эритра) дип аталган милли гимнында бу вазгыять бик ачык чагылып тора. Аның сүзләрен Соломон Цеһайе Бераки (Solomon Tsehaye Beraki), көен Исаак Абраһам Меһарезги (Isaac Abraham Meharezghi) һәм Арон Текле Тесфацион (Aron Tekle Tesfatsion) язган. 1993 елда ил парламенты тарафыннан рәсмиләштерелгән. Тигринья һәм гарәп телләрендә җырлана.
|: ኤርትራ ኤርትራ ኤርትራ፡
በዓል ደማ እናልቀሰ ተደምሲሱ፡ መስዋእታ ብሓርነት ተደቢሱ። :|
ትእምርቲ ጽንዓት ኰይኑ ስማ፡ ኤርትራ'ዛ ሓበን ውጹዓት፡ ኣመስኪራ ሓቂ ክምትዕወት። ኤርትራ ኤርትራ፡ ኣብ ዓለም ጨቢጣቶ ግቡእ ክብራ።
ንህንጻ ንልምዓት ክሰርሕ፡ ስልጣነ ከነልብሳ ግርማ፡ ሕድሪ'ለና ግምጃ ክንስልማ። |: ኤርትራ ኤርትራ፡ ኣብ ዓለም ጨቢጣቶ ግቡእ ክብራ። :| |
|: إرتريا إرتريا إرتريا
قد دحرت بغيظهم أعداءها وتوجت بالنصر تضحياتها :| مع الأعداء قد مرت من عهود غدا اسمها معجزة الصمود فخر المكافحين في إرتريا قد برهنت أن العلا لها إرتريا إرتريا تبوأت مكانها بين الأمم
سننجز البناء والتعمير لتزدهر وتلبس الوقار تعاهدنا أن تسمو إرتريا |: إرتريا إرتريا تبوات مكانها بين الأمم :| |
|: Eritra, Eritra, Eritra,
Märxämätsez doşman tar-mar itelgän, Häm şähadät xörriät bulıp iñgän. :|
Äylände nıqlıq ürnägenä, Ğorurlıq teräge, Eritra Xaqlıq östenlegen raslap tora. Eritra, Eritra, Xaq urının Cir yözendä ul qora.
Watan yañarışqa yul aldı, Burıçı itep alğarışın, Uñğan xalıq buldıra barısın. |: Eritra, Eritra, Xaq urının Cir yözendä ul qora. :| |
|: Эритра, Эритра, Эритра,
Мәрхәмәтсез дошман тар-мар ителгән, Һәм шәһадәт хөррият булып иңгән. :|
Әйләнде ныклык үрнәгенә, Горурлык терәге, Эритра Хаклык өстенлеген раслап тора. Эритра, Эритра, Хак урынын Җир йөзендә ул кора. Фидакарьлек илгә юл салды, Ватан яңарышка юл алды, Бурычы итеп алгарышын, Уңган халык булдыра барысын. |: Эритра, Эритра, Хак урынын Җир йөзендә ул кора. :| |
Хор башкаруында:
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads