Җибути

From Wikipedia, the free encyclopedia

Җибути
Remove ads

Җибу́ти (Җибу́ти Җөмһүрияте, гарәп. جمهورية جيبوتي) — Африканың төньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Эритрея, Сомали, Хәбәшстан белән чиктәш.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Remove ads

Дәүләт төзелеше

Җибути — унитар дәүләт. Конституция 1992 елда кабул ителә.

Ил һәм башкарма хакимият башлыгы — Президент. Ул ике турда узучы сайлауларда 6 елга сайлана. Президент дәүләт сәясәтенең юнәлешен билгели.

Югары канун чыгару органы — Милли Җыен. Ул бер палатадан тора. Депутатлар 5 елга сайлана.

Югары башкарма орган — Президентка буйсынучы премьер-министр җитәкчелегендәге парламент. Ул киңәшмә орган ролен үти.

Конституция нигезендә илдә дин дәүләттән аерылмаган һәм дәүләт дине — Ислам.

Илдә күппартияле система яши.

Remove ads

Халык

Милли состав

  • Кушетлар — 89,5 %
    • арафа — 48,3 %
    • сомали — 41,2 %
  • Французлар — 2,3 %
  • Гарәпләр — 2,5 %

Шәһәрләрдә яшәүчеләр

  • Җибути — 642,8 мең кеше
  • Амсабих — 41,3 мең кеше
  • Таҗура — 22,9 мең кеше

Дини состав

Төп мәкалә: Җибутида ислам
Thumb
Ил башкаласында Салман мәчете(ингл.)

Җибутида ислам – дәүләт дине. 1992 елда кабул ителгән Конституция нигезендә, илдә дин дәүләттән аерылмаган һәм дәүләт дине — Ислам. Ил халкы (0, 9 млн, 2016 ел, бәяләү) эчендә мөселманнар ― 94 % (740 000 кеше, 2012 елга), христианнар (католиклар) ― 5 % (7000 кеше, 2006 ел)[36], яһүдләр ― 1 %, индуистлар ― 1 %.

Remove ads

Дәүләт гимны

“Җибути” — Көнчыгыш Африканың шул ук исемдәге гимны атамасы. Илнең рәсми телләрендә бу сүз төрлечә языла һәм укыла: сомали телендә — Jabuuti, афар (кафар) телендә — Gabuuti, гарәп телендә —  جيبوتي (Җибути), француз телендә — Djibouti (Джибути). Гимн 1977 елда, ил Франциядән бәйсезлек алганда язылган. Сомали телендә сүзләрен Aden Elmi (Аден Эльми) ­иҗат иткән, көен — Abdi Robleh (Абди Робле). Музыкасы 4х4 тактлы калыпта язылган һәм 20 такттан тора. Соңгы ике юлы кабатлана.

Оркестр башкаруында

Сомали телендә — “Jabuuti” Афар телендә — “Gabuuti” Тәрҗемәләр
Hinjinne u sara kaca,

Calankaan harraad iyo

Haydaar u mudateen!

Haydaar u mudateen!


Hir cagaarku qariyayiyo.

Habkay samadu tahayoo;

Xiddig dhi igleh hoorshoo,

Caddaan lagu hadheeyaay.


|: Maxaa haybad kugu yaal!

Maxaa haybad kugu yaal! :|

Doogehiik inkih solaa,

Simbiliiy kah ningicle

Bakaarat kah sugunne!

Bakaarat kah sugunne!


Bulci kaak qaran sido,

Gubi kak way anxar lusa;

Cutukti caxte caydu,

Qidi wagri silaalo.


|: Maysooy heebati kumuu!

Maysooy heebati kumuu! :|

Күтәрел, байрагыбыз,

Дәррәү торып басыгыз!

Алдык аны без яу итеп,

Әрнүләр, сусау үтеп.


Безнең мәңгелек төсләр:

Җирләр — яшел, күкләр — зәңгәр;

Ак төс — иминлек хасы,

Канлы йолдыздыр — уртасы.


|: Байрак — безнең горурлык!

Байрак — безнең хозурлык! :|

Kütärel, bayrağıbız,

Därräw torıp basığız!

Aldıq anı bez yaw itep,

Ärnülär, susaw ütep.


Bezneñ mäñgelek töslär:

Cirlär — yäşel, küklär — zäñgär;

Aq tös — tınıçlıq xası,

Qanlı yoldızdır — urtası.


Bayraq — bezneñ ğorurlıq!

Bayraq — bezneñ xozurlıq!

Сомали телендә видео: []

Афар телендә видео: []

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads