Эчке Монголия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Эчке Монголия (монг. ᠦᠪᠦᠷ
ᠮᠣᠩᠭᠤᠯ ᠤᠨ
ᠥᠪᠡᠷᠲᠡᠭᠡᠨ
ᠵᠠᠰᠠᠬᠣ
ᠣᠷᠣᠨ Өвөр Монголын Өөртөө Засах Орон
; кыт. трад. 內蒙古自治區, гад. 内蒙古自治区, пиньинь: Nèiménggǔ zìzhìqū) — Кытай Халык Җөмһүрияте составында мөхтәри район.
Башкаласы — Көкхот (Хух-Хото) шәһәре.
Remove ads
География
Территориянең зур өлеше Монгол платосында ята. Таулы урыннар 50 % тәшкил итә. Рельеф төньяктан көньякка таба түбәнәя. Иң биек ноктасы Хеләншән тавы (3556 м). Көнбатыш өлешен чүлләр биләп торалар.
Климаты кискен континенталь. Гыйнварның уртача температураси төньякта —30°, көньякта —6°, июльнеке төньякта +20°, көньякта +24°. Еллык явымнар саны 100—500 мм. Эчке Монголиянең төньягында тайга урманнары, үзәк өлешендә башаклы дала үсемлекләре үсә. Иң зур елга — Хуанхэ. Күлләр күп.
Remove ads
Халык
1964[4] | 1982[4] | 1990[4] | 2000[4] | 2010[4] |
---|---|---|---|---|
12 348 638 | 19 274 279 | 21 456 798 | 23 323 347 | 24 706 291 |
Милли состав (2010): кытайлар — 19 650 665 кеше (79,54%), монголлар — 4 226 090 кеше (17,11%), манҗурлар — 452 765 кеше (1,83%).
Административ бүленеш
Икътисад
Халык хуҗалыгының иң үскән тармаклары булып металлургия, авыл хуҗалыгы (шикәр чөгендере, сарык ите һәм сөт продуктларны җитештерү), җиңел сәнәгате (кәшемир әйберләр) торалар.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads