Монгол теле

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Монгол теле ( mongɣol xele, Монгол хэл) — бу төшенчә Монголиянең монголлары телен вә барча Монгол төркеме телләрен аңлата. Моннан тыш «Монгол теле» термины белән шулай ук борынгы гомуми Монгол телен һәм иске язудагы Монгол телен атыйлар.

Кыска фактлар Үзисем:, Илләр: ...
Remove ads

Монгол теле тар мәгънәдә

Монголиянең төп халкы булган монголларның, Кытайдагы Эчке Монголия һәм башка провинцияләрдә яшәүче монголларның төп аралашу теле. Төп диалект буенча гадәттә халха-монгол яки халха кенә дип атала.

Халха-монгол теленең әдәбият нормасы һәм Монголиянең дәүләт теле статусы бар. Бу телдә сөйләшүчеләр саны 2,3 млн. кеше чамасы (1995). Халха диалекты монгол теле диалектларының үзәк төркеменә керә. Шулай ук көнчыгыш һәм көнбатыш диалекталь группалар да аерыла. Диалектлар арасындагы аермалар нигездә фонетикада ята.

Монголиянең милли теле буларак Монгол халык революциясеннән (1921) соң халха диалекты нигезендә төзелә башлады. 1943 елдан башлап аның язуда кирил әлифбасы кулланыла башлый.

Remove ads

Монгол телләре төркеме

Халха-монгол теле белән монгол язуы теле монгол телләре төркеменә керә. Бу төркем түбәндәге төркемнәргә бүленә: Төньяк-Монгол телләре: бүрәт, калмык, ордос, хамниган, ойрат; Көньяк-Монгол телләре: дагур, шира-югур, дунсян, баоань, ту; Әфганстандагы могол теле башкалардан нык аерылып тора. Бу телләр бер-берсенә бик якын.

Төзелешләре буенча алар флективлык элементлары белән агглютинатив телләр буларак саналалар.

Remove ads

Монгол теле һәм кирилл әлифбасы

Монгол теле әлифбасында 35 хәреф:

Подробнее Поз., Кирилл әлифбасы ...

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads