Югославия Социалистик Федератив Җөмһүрияте

From Wikipedia, the free encyclopedia

Югославия Социалистик Федератив Җөмһүрияте
Remove ads

Югославия Социалистик Федератив Җөмһүрияте (серб. Социјалистичка Федеративна Република Југославија, хорв. Socijalistička Federativna Republika Jugoslavija, словен. Socialistična federativna republika Jugoslavija, мак. Социјалистичка Федеративна Република Југославија, алб. Republika Socialiste Federative e Jugosllavisë) — 1945-1992 елларда гамәлдә торган Балкан ярымутравындагы социалистик дәүләт. Хәзерге Сербия, Хорватия, Босния һәм Һерцеговина, Македония, Словения, Каратау һәм Косово территориясендә урнашкан булган.

Кыска фактлар

1945 елның 29 ноябрендә Демократик Федератив Югославияне үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 1963 елга кадәр Югославия Халык Федератив Җөмһүрияте (серб. Федеративна Народна Република Југославија) исемен йөрткән.

Башкаласы Белград шәһәрендә ураншкан булган. ЮСФҖ төньяк-көнбатышта Италия һәм Аустрия, төньякта — Маҗарстан һәм Румыния, көнчыгышта — Болгария, көньякта — Албания һәм Греция белән чиктәш булган. Көнбатышта Ядрән диңгез белән юылган.

Башка Европа социалистик илләреннән аермалы буларак, Югославия Варшава килешүе оешмасына кермәгән һәм Көнбатыш илләре белән якын мөнәсәбәтләрдә торган. Алты социалистик җөмһүрияттән (Босна һәм Һерцеговина, Каратау, Македония, Сербия, Словения, Хорватия) һәм Сербия составына кергән ике социалистик мохтар төбәгеннән (Воеводина, Косово) гыйбарәт булган.

Remove ads

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads