Юлай Гайнетдинов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Юлай Гайнетдинов
Remove ads

Юлай Гайнетдинов (Юлай Ишбулды улы Гайнетдинов, баш. Юлай Ишбулды улы Ғәйнетдинов) – курайчы артист, журналист, БР халык артисты (1994), РФ (2003) һәм БАССР (1988) атказанган мәдәният хезмәткәре. Салават Юлаев премиясе лауреаты (2002).

Кыска фактлар Юлай ГайнетдиновЮлай Ғәйнетдинов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1954 елның 8 гыйнваренда БАССР Баймак районы Югары Таулыкай авылында туган. Уфада 1- санлы интернат- мәктәпне, дәүләт университетын (1975), сәнгать училищесын (1984) тәмамлый. Уфада дәүләт университетында (1975-1978), сәнгать институты каршындагы музыка мәктәбендә (1984-1989) укыта. БАССР исәп идарәсенең хисап үзәгендә (1978-1989) программачы, республика халык иҗаты үзәгендә (1989-1991) бүлек мөдире, БСТ каналында (1991-2008) «Хәзинә» иҗат берлеге җитәкчесе, БР архив идарәсендә (2008-2014) җитәкче урынбасары булып эшли.[1]

Remove ads

Иҗаты

БР курайчылар берлеген оештыручыларның берсе. Әлеге музыка коралында виртуоз уйнауга ирешкән курайчы. Әдһәм Искуҗин һәм Кәрим Дияровның шәкерте. Җырчылар Сөләйман Абдуллин, Флюра Килдиярова, Абдулла Солтанов белән чыгыш ясый.[2] БСТ каналында халык иҗатына багышланган 300 тапшыру әзерләп, эфирга чыгара.

Репертуары

300 курай көе, шул исәптән 100 озын көй: «Карасакал маршы», «Батырша», «Калмантай», «Наполеон Бонапарт», «Башкорт краковягы», «Урал», «Буранбай», «Гыйльмияза», «Чыңрау торна» һ.б.

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

С. Галин. Тел ачкычы- халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6 (башк.)

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads