Юлбарыс
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Юлбарыс (лат. Panthera tigris) — мәчелеләрнең иң эре һәм көчле вәкиле, барыслар ыругына карый. Юлбарыс арысланнан да зуррак — авырлыгы 400 кг га кадәр җитә.
Remove ads
Таралу
Юлбарысларның таралу ареалы Һинд субконтинентының зур территориясен биләп тора. Төньяк чиге Үзәк Азиядән һәм Россия җирләрендә Приморье крае һәм Хабарау краеннан уза. XX гасыр башына кадәр Казакъстанда, Төрекмәнстанда, Үзбәкстанда яшәгәннәр, Амудәрья һәм Сырдәрья ярларындагы кеше йөрмәслек куе камышлыкларда очраганнар. Әмма узган гасырның икенче яртысында бу якларда юлбарыслар атып үтерелеп юкка чыкканнар. Юлбарыслар төрле яшәү урыннарында очрый: Һинд ярымутравында алар күбесенчә тропикларда очрый; Ерак Көнчыгышта тайгада, кедрлыкларда, тауларда, елгалар үзәннәренең куе урманнарында очрый.
Remove ads
Азык
Юлбарыс — бик оста аучы. Ул тиз йөгерә, табышын бик озак сагалап тора ала. Күбрәк вакыт яшеренеп торган җиреннән һөҗүм итә. Ауга һәрвакыт ялгызы йөри. Корбаннары аның куәтле казык тешләреннән бик сирәк очракта гына котылып кала. Азыгы — тояклылар (боланнар, кабарга, кайвакыт — яшь пошилар һәм бозаулар). Аңа туйганчы ашау өчен 30–50 кг ит кирәк. Юлбарыс йорт хайваннарын (сыерлар, атлар һ.б.) да ташланырга мөмкин. Әмма төп ризыгы — кыргый дуңгыз; алар юк урыннарда юлбарыслар очрамый. Дуңгызларның ата затларыннан куркып, аларга тими. Россиядә кеше ашавы вакыйгалары бик аз, әмма Һиндстанда ул күренеш гадәти. Кешеләрне карт, көчсез хайваннар гына ашый. Авы уңышсыз булганда, бака, тычкан да тота. Бернинди ризык тапмаса, бик озак ашамыйча да төра ала[4].
Юлбарыслар — төнге хайваннар. Әмма бала үстерүче ана затлар көндез дә актив була ала. Ул балаларны икееллыкка кадәр тәрбияли. Юлбарысның табигый конкуренты — көрән аю.
Remove ads
Үрчүе
Ана юлбарыс үз оясын давыл аударган агач асларында, тау куышларында ясый. Шунда аның 2–3 сукыр баласы дөньяга килә. Алар бик тиз үсәләр һәм бер айдан инде ит ашый башлыйлар. Юлбарыс балалары рәхәтләнеп агачларга үрмәләп менәләр, ләкин бераздан аларның мондый сәләтләре бетә. Ана юлбарыс балаларын аучылык һөнәренә өйрәтә. 2–3 ел буе үзе белән ияртеп йөри[4].
Классификация

Барлыгы хәзерге вакытта яшәүче ике юлбарыс астөре аерып алынган, алар хәзерге алты популяцияне һәм тарихи чорда үлеп беткән өч популяцияне берләштерә. Мондый классификация 2015 елда тәкъдим ителгән, шуннан соң ХТСБ[en] белгечләре төркеме тарафыннан 2017 елда кабул ителгән. Моңа кадәр барлык тугыз популяция дә аерым астөрләр булып саналган[5].
Panthera tigris tigris[en] — Азиядә яшәүче юлбарыс астөре. Түбәндәге популяцияләрне үз эченә ала:
- Амур (яки Уссури) юлбарысы — Россиядә, Кытайда, Төньяк Кореядә очрый. Һинд юлбарысларыннан аермалы буларак төсе яктырак, тиресе озынрак һәм куерак. 1930 елларда Россиядә саны 50 хайванга кала. Ләкин ау рөхсәт итмәү юкка чыгарылуын туктаткан. Әмма торгызылуы процессы әкрен үтә, соңгы елларда ул элеккегедән дә акрынрак бара. Чикләр контроле көчсезләнү браконьерлыкны стимул итә. Кедрлыкларның юкка чыгаруы да нык тәэсир итә. Кедр чикләвекләре — кабаннарның төп ризыгы, шуңа күрә кабаннар кешеләр яшәгән урыннарга якынаеп күчә.
Бүгенге көндә специаль браконьерлыкка каршы тәртипләрнең ясалуы юлбарыслар санын 450 затка кадәр күбәйтткән. Күбесе заповедникларда яши (Сихотэ-Алин, Лазовской һ.б.). Юлбарыс МСОП, РФ һәм өлкә Кызыл китапларга кертелгән.

- Бенгал юлбарысы — Непалда, Һиндиядә, Бангладешта, Бутанда яши. Рәсми белешмә буенча, саны 3000—4500 хайванга җитә. Әмма кайбер галимнәр бу белешмә белән риза түгел. Кемдер аларның санын 2000 дән ким дип бастыра. 1972 елда «Юлбарыс проекты» башлана, һәм юлбарысларның саны 20 ел эчендә 1200 дән заттан тагын 300 гә арттырылган.

- Һинд-Кытай юлбарысы — Камбоджада, Көньяк Кытайда, Лаоста, Тайландта, Малайзиядә, Вьетнамда яши. Саны — 1200—1800. Күбесе Малайзиядә яши, чөнки анда браконьерлык минимумга кадәр азайтылган.

- Малайя юлбарысы — Малакка ярымутравының көньяк (Малайя) өлешендә генә очрый. Саны — 600—800 җәнлек, күплеге буенча өченче урынны алып тора.
- Көньяк Кытай юлбарысы — бу астөрнең иң аз санлы популяциясе һәм бәләкәе, тәбигатьтә очрамый. 1977 елда Кытай хакимияте юлбарысларны аулау рөхсәт итмәүче канун кертә, әмма бу астөр өчен соң була.
† Туран (яки Кавказ Арты) юлбарысы — 1960 еллар азагында юкка чыгарылган популяция. Соңгы теркәләнгән өчрашу — 1968 елда[6], әмма 1970 елда соңгы юлбарысны Төркиядә атып үтерүе турында белешмә бар[7]. Урта Азия, Төньяк Иран һәм Кавказ Артында яшәгән.Туран юлбарысы

Panthera tigris sondaica[en] — Зонд утрауларында яшәүче юлбарыс астөре. Түбәндәге популяцияләрне үз эченә ала
- Суматра юлбарысы — Суматрадагы астөр. Саны 400—500 гә тигез. Генетик күзәтүләр буенча, бу астөр базасында песиләрнең яңа төре барлыкка килә ала.
- † Бали юлбарысы — Бали утравында гына яшәгән популяция. 1937 елның 27 сентябрендә Балиның көнбатыш өлешендә аучылар тарафыннан соңгысы үтерелгән[8]. Бали индуизмында зур роль уйный. Читлектә беркайчан да тотылмаган.
- † Ява юлбарысы — Явада яшәгән. 1980 елларда юкка чыккан. Бу вакытта аның тәбигый урыннары юкка чыгарыла башланган. Соңгы очрашу — 1979 ел[9].


Гибридлар
- Анасы — юлбарыс, атасы — арыслан — ЛИГР. Балаларны тудыра ала.
- Анасы — арыслан, атасы — юлбарыс — ТАЙГОН. Аларның юлбарыс, арыслан төслеге дә кушыша ала.
Remove ads
Кеше белән мөнәсәбәтләре
Кеше юлбарыс өчен зур хәвефлек тәкъдим итә. Ау, табигый яшәүләре урыннарын юкка чыгаруы юлбарыслар санын кыскарта.
Әмма юлбарыс сәнгатьтә, фольклорда зур роль уйный, геральдикада бай кулланыла.
![]() |
![]() |
Лигрлар | Тигон |
Гербларда
Диңгез Буе крае - Өркетнең иске гербы
Сәнгатьтә
Һәйкәлләр һәм архитектура
Рәсемнәр
Утагава Кунаёси. «Юлбарыс» Питер Пауль Рубенс. «Юлбарысларга һәм арысланнарга ау» Питер Пауль Рубенс. «Дөньяның дүрт өлеше»
Әдәбият, мифология һәм кинематограф
- Көнчыгыш календарында Барыс елы Үгез елыннан соң тора, шулай итеп тәртип буенча өченче урында бара.
- Юлбарыс халык әкиятләрендә еш очрый.
- Редъярд Киплингның «Җәңгәл китабы»нда Ширхан исемле юлбарыс — Мауглиның дошманы. Ширхан бу китап буенча ясаган мультфильмнарда очрый.
- «Ике абый» фильмында төп каһарманнар — ике юлбарыс.
- «Полосатый рейс» (тат. Буйлы юл) фильмының төп каһарманнары — юлбарыслар.
Шулай ук юлбарыс башка әдәби әсәрләрдә һәм фильмнарда сурәтәләнә.
У. Блэйкның «Юлбарыс» шигыре белән бит
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads