Җәйге Олимпия уеннары 2012

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Җәйге Олимпия уеннары 2012 (ингл. 2012 Summer Olympics, фр. Jeux Olympiques d'été de 2012) — утызынчы җәйге Олимпия уеннары. Алар Бөекбритания башкаласы Лондон шәһәрендә 27 июльдән башлап 12 августка кадәр үтте. Лондон Олимпия уеннарын өченче тапкыр каршы алган беренче шәһәр (моңа кадәр биредә уеннар 1908 һәм 1948 елларда үткән).

Подробнее XXX Олимпия уеннары ...
Подробнее Урын, Дәүләт ...

Лондондагы Олимпия уеннарында ураза тоту өчен шартлар тудырылачак дип хәбәр ителде[1]. Шулай ук әлеге Олимпия уеннарында беренче тапкыр Согуд Гарәбстанынан хатын-кыз спортчылары катнашты[2].

Remove ads

Шәһәрне сайлау

Олимпия уеннарын үткәрүгә намзәт шәһәрләрдән гаризалар алу 2003 елның 15 июлендә тәмамлана. Үзендә уеннарны үткәрү теләген 9 шәһәр белдерә: Гавана, Истанбул, Лейпциг, Лондон, Мадрид, Мәскәү, Нью-Йорк, Париж һәм Рио-де-Жанейро.

2004 елның 18 маенда бирелгән гаризаларны бәяләүдән соң Халыкара Олимпия комитеты 5 шәһәрне сайлап ала: Мадрид, Мәскәү, Нью-Йорк, Париж, Лондон. Шушы шәһәрләр арасында 2005 елның июлендә Халыкара Олимпия комитеты 117 нче утырышта лаеклысын сайлап алырга тиеш була.

Лондон намзәте 2005 елның 6 июлендә сайлана. Аны дәүләтнең премьер-министры үзе Тони Блэр тәкъдим итә. Соңгы раундта Лондон өчен 54 тавыш бирелә (көндәше булган Париж өчен 50 тавыш бирелә).

Олимпия уеннарының Лондонда үткәреләчәге билгеле булганнан соң, киләсе көнне шәһәрдә террористик акт уза. Лондон метрополитенының өч поездын шартлау нәтиҗәсендә 52 кеше һәлак була.

Remove ads

Символлар

Уеннарның эмблемасы дөрес булмаган дүрт күппочмаклы фигуралардан тора. Алар Олимпиада елын аңлата — «2», «0», «1», «2». Бер фигурага «London» сүзе кертелгән, ә икенчесендә Олимпия боҗралары урнаштырылган.

Олимпия уеннарының талисманнары 2010 елның 19 маенда игълан ителгән. Алар — Венлок һәм Мандевиль исемнәрен алган ике тамчы.

Уеннарның рәсми гимны булып исә Muse төркеме башкаруындагы Survival җыры булды.

Remove ads

Олимпия уты

Олимпия уты эстафетасы 2012 елның 19 маеннан башлап 27 июленә кадәр дәвам итте. Ул Берләшкән Корольлекнең бөтен территориясе буенча узды.

Ачылу тантанасы

Олимпиада уеннарын ачу тантанасы махсус төзелгән бинада – Олимпия стадионында үтте. Ул 80 меңгә кадәр кешене сыйдырды, тамашаны 1 миллиардка якын кеше караган. «Могҗизалар утраулары» дип аталган ачылыш тантанасының режиссеры – Оскар бүләге иясе Дәнни Бойл.

Олимпия уеннарының ачылуын Британия патшабикәсе Елизаветта II игълан итте. Британия тарихы, әдәбияты, музыкасы, киносына нигезләнгән ачылыш тантанасында 10 меңләп кеше катнашты.

Remove ads

Бәйгеләр

Лон­дон­да XXX җәй­ге Олим­пия уен­на­рыда спорт­ның 16 тө­ре бу­ен­ча 302 ком­п­лект ме­даль уй­на­тыл­ды. Уен нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча Ру­сия җы­ел­ма ко­ман­да­сы 24 «алтын» яулап, дүр­тен­че урын­га чык­ты.

Ябылу тантанасы

XXX Олимпия уеннарын ябу тантанасы 12 август көнне узды. «Британ музыкасы симфониясе» дип аталган бу чара британ музыкасының соңгы ярты гасыр дәвамында дөньяга көчле тәэсир иткәнен хәтерләтергә тиеш иде. Ябылу тантанасында 4 меңгә якын кеше катнашты, аларның 3,5 меңе – үз теләкләрен белдергән волонтерлар.

Олимпия стадионында узган бу тамашаны бер миллиардка якын кеше күзәткән. 3 сәгать дәвам иткән чарада Лондон симфоник оркестры, күренекле британ рок һәм поп-музыка төркемнәре катнашты: Элтон Джон, Джордж Майкл, Джесси Джей, The Spice Girs, Muse һ.б.

Олимпия байрагы тантаналы төстә Бразилиягә тапшырылды.

Remove ads

Катнашучы илләр

Бәйгеләрдә 204 илләрдән спортсменнар катнашкан:

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads