Әмирҗан Гәрәев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Әмирҗан Гәрәев, Әмирҗан Хөснимәрдән улы Гәрәев (Асылгәрәев), рус. Гараев (Асылгараев) Амирзян Хуснимарданович (1940 елның 10 апреле, ТАССР, Ворошилов районы, Карашай-Саклау2005 елның 31 декабре, Мәскәү) — хәрби табиб, генерал-майор, РФ атказанган табибы, милләте — татар.

Кыска фактлар Әмирҗан Гәрәев, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1940 елның 10 апрелендә ТАССР Ворошилов районы (хәзерге Сарман районы) Карашай-Саклау авылында туган. Әтисе, авылның балта остасы Хөснимәрдән сугышка китү белән, һәлак була. Әнисе Рәхимә ике баланы берүзе тәрбияләп үстерә. Әмирҗан кечкенәдән табиб булырга хыяллана. Карашай-Саклау мәктәбен (1954), кызыл дипломга Минзәлә медицина училищесын (1959) тәмамлый. 1959-1961 елларда хәрби хезмәтен Куйбышев (хәзерге Самар) шәһәрендә үтә. Шунда ук «нерв авырулары табибы» белгечлеге буенча медицина институтын (1967) тәмамлый. Самар медицина институтында яңа ачылган хәрби-медицина факультетында ике ел белемен күтәрә.

Remove ads

Хезмәт юлы

2005 елның 31 декабрендә Мәскәүдә вафат.

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1991 Генерал-майор.
  • Русиянең атказанган табибы.

Гаиләсе

Хатыны Люция.

  • уллары Рәшит, Дамир, югары медицина белеме алганнар.
  • кызы Алсу, Плеханов исемендәге икътисад академиясен, Оксфорд көллиятен тәмамлаган.

Чыганаклар

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Чаллы: «Идел-йорт», 2000.

Әдәбият

  1. Ф. Госманов. Карашай егете - генерал. «Сарман», 2000 ел, 6 июнь.

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads