Афзал Таһиров
татар язучысы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Әфзал Мөхетдин улы Таһиров — татар[4][5] язучысы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Башкортстан АССР ҮБК рәисе (1931-1937), БАССР язучылар берлегенең беренче (1934―1937 елларда) рәисе.
Remove ads
Тәрҗемәи хәл
Ул 1890 елның 25 октябрендә[6] Самара губернасы Бөгелмә өязенең (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) Габдрахман авылында туа. Башта Казанда «Мәрҗания» мәдрәсәсендә [7], аннары Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. 1911–1917 елларда патша армиясендә хезмәт итә.
Октябрь инкыйлабын ул туган авылында каршылый. Озакламый, волость Советы әгъзасы буларак, баш күтәргән ак чехлар кулына эләгеп, Бөгелмәнең төрмәсенә ябыла. Тиздән төрмәдән качып, Ырынбурга китә. 1922–1925 елларда Төркистанда җаваплы эшләрдә эшли. 1931–1937 елларда Башкортстан ҮБК рәисе була, шул ук вакытта республика Язучылар Союзы оешмасын да җитәкли.
“Ашлык фабрикасы”, “Машиналар каны”, “Солдатлар” повесть һәм романнары башта Казанда Яңалиф язмасында дөнья күрәләр. Аннары Уфада башкорт телендә нәшер ителәләр. “Кызылгвардиячеләр”, “Кызылармеецлар” романнары беренче итеп Уфада басылалар. Әфзал Таһировның утыз елга якын дәвам иткән күпьяклы әдәби һәм сәяси эшчәнлеге, сүз сәнгатен үстерүгә өлеш керткән әсәрләре татар әдәбиятында мөһим урын били.
1937 елның 16 августында кулга алына, ССРБ югары суды хәрби коллегиясе тарафыннан 1937 елның 27 сентябрендә нигезсез репрессияләнә, Мәскәүдә атып үтерелә[6]. Әфзал Таһиров 1956 елның 12 маенда реабилитацияләнә, аның намуслы, керсез исеме халыкка кире кайтарыла.
Remove ads
Кызыклы фактлар
- 1934—1936 елларда Бөре татар педагогия училищесы Әфзал Таһиров исемен йөрткән.
- Башкорт телендә әсәрләр язганы булмаса, Башкортстанда Ә.Таһиров рәсми рәвештә башкорт язучысы гына булып санала.[8][9][10]
Әсәрләр
- أﻪفزار تاهیرف أﻪترﻪگﻪلﻪملﻪر,حیكﻪیﻪ, مﻪسكﻪیﻪ 1927 (тат.)
- Tahirof, Әfzal. Igen fabrige : xikәjә / Ә. Tahirof .— Mәskәy : SSSR xalqlarьnьñ yzәk nәşriatь, 1930 .— 119 b. (тат.)
- Tahirof, Әfzal. Yrnәk : 4 pәrdәdә, 7 kartinada : kolxoz tөzeleşennәn alьnьp jazlgan piesa / Ә. Tahirof .— Qazan : Tatizdat, 1931 .— 52 b. (тат.)
- Tahirof, Әfzal. Komsomol : xikәjә / Ә. Tahirof .— Mәskәy : Sintrizdat, 1931 .— 84 b. (тат.)
- Tahirof, Әfzal. Şturvalcь / Ә. Tahirof. — Qazan ; Mәskәy : Tatizdat, 1932. — 79 b. (тат.)
- Tahirof, Әfzal. Soldatlar / A. Tahirof .— Qazan : Tatizdat, 1933. Kit. 1-2 .— 1933 .— 286 b.: portr. (тат.)
- Tahirof, Әfzal. Jәmәlkә tauь : Pugacoftan qalgan arxif materiallarь bujnca : xikәjә / A. Tahirof .— Qazan : Tatgosizdat, 1933 .— 46 b. — (Massa kөtpxanәse). (тат.)
- Таһиров, Афзал. Кызылармеецтәр : Роман / Баш һүз авт.М.Fәйнуллин .— Өфө : Башкорт.кит.нәшр., 1962 .— 268б. (башк.)
- Таһиров Афзал Мөхетдин улы. Сайланма әсәрләр : роман, повесть, хикәяләр / А. М. Таһиров .— Казан: Рухият, 2008 .— 471, [1] б.: портр. — ISBN 978-5-89706-116-7. (тат.)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads