Мөслим политехника техникумы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Мөслим политехника техникумы, «Мөслим политехника техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе (рус. Муслюмовский политехнический техникум) — Татарстанның Мөслим районы үзәге Мөслим авылында урнашкан һөнәри белем бирүче махсус урта уку йорты.

Гамәлгә куючы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.
Remove ads
Тарих
- 1968 елда, авыл хуҗалыгы өчен белгечләр хәзерләү максатында, Бөгелмә, аннары Яр Чаллы авыл һөнәри-техник укуханәсенең филиалы буларак эшли башлый.
- Баштагы елларда уку-укыту сыйныфлары төрле биналарда урнаша, ныклы базасы булмый. Шул сәбәпле Мөслим районы авылларында күмәк хуҗалык һәм совхозлар базасында уку йортының филиаллары ачыла. 1973-1983 елларда андый филиаллар «Урал», «Кызыл Октябрь», Киров исемендәге, Карл Маркс исемендәге, Куйбышев исемендәге, «Урожай» күмәк хуҗалыкларында, «Трудовик» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы, «Михайловка» совхозы базаларында эшли. Аларда сыер савучылар, дуңгыз карау операторлары, III класслы тракторчы-машинистлар хәзерләнә. Укучыларны күмәк хуҗалыкларның зоотехниклары, агрономнары, инженерлары укыта.

- 1977—2013 елларда — мөстәкыйль уку йорты, 94нче санлы Мөслим һөнәри лицее.
- 1999-2000 уку елында 4 катлы яңа бина төзелә. Ел саен 130-140 укучы һөнәр һәм гомуми урта белем алып чыга.
- 2013—2015 елларда — Бөгелмә аграр көллиятенең 2нче санлы филиалы
- 2015—2019 елларда — Сарман аграр көллияте филиалы.
- 2018 елның 29 октябрендәге ТР МКның № 954 карары белән Сарман аграр көллиятенең Мөслимдәге филиалы бетерелеп, аның базасында мөстәкыйль юридик зат — Мөслим политехника техникумы оештырыла[1].
Remove ads
Белгечлекләр
- Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче)
- Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы)
- Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер)[2]
Шәхесләр
Директорлар
Укытучылар
- Шулай ук карагыз: Төркем:Мөслим политехника техникумы укытучылары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз.
Тәмамлаучылар
- Шулай ук карагыз: Төркем:Мөслим политехника техникумын тәмамлаучылар.
2017-2018 уку елына Сарман аграр көллиятенә (Мөслим филиалы белән) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[3] буенча 190 студент кабул ителә.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads