Александр Васильченко
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Александр Васильченко, Александр Григорий улы Васильченко (укр. Васильченко Олександр Григор'євич, 1911 елның 11 (24) ноябре, Курск губернасы, Яңа Оскол районы, Иске Безгинка — 1960 елның 8 ноябре, Казан) — 1939-1940 еллардагы Совет-фин сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы (1957), «Пе-2» пике ясаучы бомба ташлаучы очкычларның очучы-сынаучысы. 1943-1960 елларда Казанда яшәгән һәм авиация заводында хәрби очучы-сынаучы булып эшләгән. ССРБ атказанган очучы-сынаучысы (1960), полковник (1956). Барлык очыш вакыты — 4 167 сәгать, яки 3,5 млн км[1].
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1911 елның 11 (24) ноябрендә (вариант: 1911 елның 25 декабре[2]) Курск губернасы Яңа Оскол өязе (хәзерге Белгород өлкәсенең Яңа Оскол районы) Иске Безгинка авылында керәстиян гаиләсендә туган. Украин милләтеннән. Винница өлкәсе Бар шәһәрендә индустрия техникумын (1931), Киев химия-технология институтының рабфагын (1932), 1нче курсын (1933) тәмамлаган. 1933 елда Кызыл гаскәргә чакырыла. Сталинградта хәрби авиация мәктәбендә укый башлаган, Харкауда авиация мәктәбен тәмамлаган (1936). 1939-1940 еллардагы Совет-фин сугышында катнаша, «СБ» бомба ташлаучы очкычта 24 хәрби очыш ясый. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышында. Казан һәм Иркутск авиация заводларыннан фронтка «Пе-2» бомба ташлаучы очкычларын илтеп җиткерүче отряд белән җитәкчелек итә. 1943 елдан Казанда С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында яңа төр хәрби очкычлар сынаучысы булып эшли. 1957 елның 1 маенда яңа төр очкычларны сынаганда күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.
1960 елның 8 ноябрендә хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак була (вариант: гаражда ис тиеп үлә) [3]. Казанның Арча зиратында җирләнгән.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Советлар Берлеге каһарманы (01.05.1957)
- Ике Ленин ордены (1947, 1957)
- Кызыл Байрак ордены (1953)
- 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1944)
- Дүрт Кызыл Йолдыз ордены (1940, 1943, 1948, 1949)
- ССРБ атказанган очучы-сынаучысы (1960)
Хәтер

- 2005 елда Казанның Мәскәү районындагы 7нче Союз урамы атамасы Васильченко урамы итеп үзгәртелә[4].
- Казанның Мәскәү районындагы скверга Васильченко исеме бирелгән.
- Яңа Оскол шәһәрендәге урамга исеме бирелгән[5].
- Туган авылында каһарманга бюст урнаштырылган.
- 2010 елда Казанның Мәскәү районы Васильченко урамында очучыга һәйкәл ачыла[6]
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
- Герои-белгородцы. Воронеж, 1972.
- Герои Советского Союза. Т. 1. М., 1987.
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
- Завод стратегического значения. К.: «Вертолет» нәшрияты, 2002
- Симонов А.А. Заслуженные испытатели СССР. М.: «Авиамир», 2009.
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads