Анастасия Доценко
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Анастасия Александровна Доценко (1986 елның 14 октябре, Яшел Үзән, Татарстан АССР) — Россия чаңгычы, дөнья Кубогы этаплары призёры.
Карьера
Анастасия Доценко 1986 елның 14 октябрендә Яшел Үзән шәһәрендә туа. Чаңгы белән Тольяттида шөгыльләнә башлаган[1], тик яхшы финанслау аркасында туган Татарстанга әйләнеп кайткан[2].
Дөнья Кубогында Доценко 2010 елда беренче тапкыр чыгыш ясаган, 2012 елның февралендә спринтта беренче тапкыр дөнья Кубогы этабында иң яхшы өчлеккә керә. Моннан тыш биш тапкыр дөнья кубогының этапларында иң яхшы унлыгына эләккән (өч тапкыр эстафетада һәм ике тапкыр шәхси спринтта). Доценконың Дөнья Кубогының гомуми йомгаклау зачётында иң яхшы казанышы — 2011/12 сезонында 26 нчы урын.
Карьерасында өч дөнья чемпионатында катнашкан. 2011 елгы дөнья беренчелегендә спринтта 30 нчы, 30 чакрымга масс-стартта 32 нче һәм команда спринтында 10 нчы була. Иң яхшы нәтиҗә — Фалунда узган 2015 елгы чемпионатта команда спринтында 5 урын.
Remove ads
Дисквалификация
2017 елның 1 декабрендә, Халыкара Олимпия комитеты карары белән, допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен 2014 елда Сочида узган Олимпия уеннарында алынган нәтиҗәләр юкка чыгарыла һәм Олимпия уеннарында катнашудан гомерлеккә читләштерелә[3]. 2018 ел башында спорт арбитраж суды (CAS) өлешчә Доценко апелляциясен канәгатьләндерә, ул допингка каршы кагыйдәләрне бозуда гаепле дип табыла, аның Сочидагы нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылган, әмма суд уеннардан гомерлек читләштерүне 2018 елгы Олимпиадада чыгыш ясауны тыю белән алыштырган[4].
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads