Архангель районы (Башкортстан)
муниципаль район (Башкортстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Архангель районы (рус. Архангельский район) – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге – Архангельское авылы Уфадан 88 км көнчыгышрак ята. 71 авыл 12 авыл советына берләштерелгән.
һәм
Архангель районы Инҗәр елгасының түбәнге агымында урнашкан. Район җиренең 76%ын урманнар били. Белорет, Кырмыскалы, Гафури һәм Иглин районнары белән чиктәш.
Remove ads
Тарих
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
Халык
Районда 2010 елның башында 19 829 кеше яшәгән. Халыкның 46%ын – башкортлар, 38% – руслар, 9,2% – татарлар, 2,7% – чуашлар, 1,8% – латышлар тәшкил итә.
Районда туган күренекле шәхесләр
- Гордий Саблуков, рус миссионеры, Коръәнне русчага тәрҗемә итүче.
- Риф Сәйфуллин (1949, Муллакай), Сибай драма театры артисты, Россиянең атказанган (2022), Башкортстан АССР халык (1988) артисты.
- Олег Ханов (11.08.1951, Кызгы ― 30.09.2025, Ырынбур), актер, Гафури театрының сәнгать җитәкчесе (2012 елдан), Салават Юлаев премиясе иясе (1981).
Демография
1989[3] | 2002[4] | 2008[5] | 2009[6] | 2010[7] | 2012[8] | 2013[9] |
---|---|---|---|---|---|---|
20 700 | ↘20 165 | ↘20 026 | ↘19 913 | ↘18 514 | ↘18 292 | ↘18 215 |
2014[10] | 2015[11] | 2016[12] | 2017[13] | 2021[2] | ||
↘18 019 | ↘17 801 | ↘17 686 | ↘17 630 | ↘17 179 |
Мәгариф өлкәсе
2010-11 уку елында 36 мәктәптә 2366 бала укыган. Сәгыйть, Заһит тугызъеллык, Благовещенка урта, Яңа Шәрәй башлангыч мәктәпләрендә татар теле укытыла.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads