Галина Золотова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Галина Золотова (4 август 1924 ел) — совет һәм Россия тел белгече, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре докторы (1971), профессор. Стокгольм университетының мактаулы докторы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Чехия, Франция һәм Болгария гыйльми оешмаларының мактаулы әгъзасы.

Кыска фактлар Галина Золотова, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Галина Александровна Золотова 1924 елның 4 августында Мәскәүдә туган. М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының рус теле кафедрасы профессоры, Россия Фәннәр академиясенең В. В. Виноградов исемендәге Рус теле институтының баш гыйльми хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, күренекле галим һәм укытучы.

1954 елда Галина Золотова академик В. В. Виноградов җитәкчелегендә «Глагольные словосочетания и их типы в современном русском литературном языке» темасына кандидатлык диссертациясе, ә 1971 елда — «Очерк функционального синтаксиса современного русского языка» темасына докторлык диссертациясе яклый.

Галим хәзерге заманның фәндә тел турында үзләренең шәхси юнәлешен булдырган бик сирәк күренекле лингвистлар исәбенә керә. Бу — тикшеренүләренең үзәгенә сөйләүче шәхесне куйган коммуникатив грамматика.

Галина Александровна озак вакытлар М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында мөгаллимлек итә. Аның укучылары төрле илләрнең славистика һәм рус теле кафедраларында укыта.

Аның җитәкчелегендә 20-нән артык кандидатлык диссертациясе язылган. Факультетта Г. А. Золотова мәктәбе актив һәм нәтиҗәле эшли.

Remove ads

Фәнни кызыксынулары

рус теленең функциональ синтаксисы һәм грамматикасы, семантика, стилистика, матур әдәбият теле.

Г. А. Золотова фәнни эшләре фикер тирәнлеге, язу төзеклеге, конкрет тел материалын нечкә анализлавы белән аерылып торалар. Г. А. Золотова 230 дан артык фәнни хезмәт бастырган, шулар арасында мәкаләләр, китаплар, сүзлек, дәреслекләр.

Басмалары

230 дан артык хезмәт авторы, шул исәптән:

    • Очерк функционального синтаксиса современного русского языка. — М., 1973, 2005, 2009. ISBN 978-5-397-00589-0.
    • Коммуникативные аспекты русского синтаксиса. — М., Наука, 1982, 6-е изд. М.,УРСС, 2009.
    • Синтаксический словарь. Репертуар элементарных единиц русского синтаксиса. — М., 1988, 2006. 2-е изд. ISBN 5-354-01147-7.
    • Коммуникативная грамматика русского языка (с соавторами) — М., 1998, 2004.
    • Русский язык. От системы к тексту. 10 класс (с соавт.). — М., Дрофа, 2002.

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads