Диана Зарипова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Диана Роберт кызы Зарипова (1985 елның 12 гыйнвары, Яр Чаллы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия моделе, 2004 елгы «Россия гүзәле» милли конкурсы җиңүчесе.
Remove ads
Тормыш юлы
Диана Зарипова 1985 елның 12 гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә туа[1][2]. 12 яшендә Диана фотомодель була, ә 15 яшендә «Татарстанның беренче Вице-миссы — 2000» титулын яулый. 2003 елда ул «Fashion Model Awards 2003» конкурсының Россия этабында җиңә. 2004 елның 31 декабрендә салкын тиюгә карамастан, «Россия гүзәле 2004» титулын ота[3].
Парижда 2005 елда узган «Европа гүзәле» конкурсында катнашкан, анда ярымфиналга эләкмәгән[4]. «Дөнья гүзәле» һәм «Галәм гүзәле» бәйгеләрендә Диана катнашмаган.
«Европа гүзәле 2005» конкурсында катнашканнан соң Диана «туризм буенча менеджер» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт сервис университетын тәмамлаган.
Remove ads
Шәхси тормыш
Кияүгә чыккан. Ике баласы бар (улы һәм кызы)[5]. Мәскәүдә яши.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads