Екатерина Монзуль

From Wikipedia, the free encyclopedia

Екатерина Монзуль
Remove ads

Екатерина Владимировна Монзуль (укр. Катерина Володимирівна Монзуль, 1981 елның 5 июль, Харьков) — Украин футбол судьясы, ФИФА судьяларының элиталы категориясенә кергән Украинаның беренче хатын-кыз судьясы.

Кыска фактлар Екатерина Монзуль, Туган ...
Remove ads

Карьера

Балачагын Харьковь өлкәсенең Бабаи бистәсендә үткәрә. Кечкенәдән футбол белән мавыга, бистә командасы өчен уйный. 18 яшьтә, уенчы белән судья карьерасы арасында сайлаганда, соңгы вариантта туктала. Украина футбол федерациясе (УФФ) судьяларының барлык дүрт категориясендә дә эшли. Эшнең беренче этапларында ир-атлар ягыннан аңлашылмаучанлык белән очраша, әмма эшне калдырмый һәм очрашуларны бәяләүне дәвам итә[1]. 2005 елның 24 сентябрендә Екатерина беренче тапкыр Финляндия һәм Польша командалары арасында халыкара футбол матчын хөкем итә.

2009 елның 11 июнендә Екатеринага Беренче лига уеннарына хезмәт күрсәтү мөмкинлеген бирү турындагы мәсьәлә карала, әмма УФФ башкарма комитеты, нәтиҗәдә, Екатеринаны җәлеп итүдән баш тарта[2], чөнки УФФ фикеренчә, аның тулы һөнәри әзерлеге булмаган. Ике елдан соң гына, 2011 елның 4 октябрендә Екатерина Беренче лига судьясы лицензиясен ала[3]. 2011 елның 5 октябрендә ул «Одесса» һәм «Крымтеплица» арасында беренче матчын хөкем итә[4]. 2010 елда аңа Сингапурда узган Яшүсмерләр Олимпия уеннарында эшләүне тапшыралар, ә 2011 елда ул Германиядә узган дөнья чемпионатында хөкем итә[5].

Кыш көне ул ФИФА элиталы судьялары категориясенә эләгә[6], өстәвенә, мондый исемгә лаек булган Украинадан беренче хатын-кыз судьясы була. Хатын-кызлар чемпионнар Лигасы матчларын, хатын-кызлар арасында Евро-2013кә сайлап алу матчларын хөкем итә[7]. 2012 елның февралендә Төркиядә халыкара җыеннарда «Лудорец» (Болгария) һәм «Нистру» (Молдавия) командалары матчын уздыра, шулай үзенең мактауга лаеклы хезмәте нәтиҗәсендә ике команданың да уенчыларының һәм тренерларының игътибарын яулый[8].

Швециядә узган 2013 елгы Европа чемпионатына судьялар исемлегенә кертелә. Төркем этабында Дания—Швеция (A Төркеме)[9], Англия—Испания (C төркеме)[10], шулай ук ярымфинал Норвегия—Дания матчларын уздыра[11].

Канадада 20 яшькә кадәрге кызлар арасында 2014 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатының төркем этабында матчлар уздыра[12][13].

Канададагы 2015 елгы дөнья чемпионатында АКШ һәм Япония җыелма командалары арасында финал матчының хөкемдары була (5:2).

Халыкара футбол тарихы һәм статистикасы федерациясе (IFFHS) тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Монзуль 2015 елның иң яхшы хатын-кыз-судьясы дип таныла[14].

2016 елның мартында УФФ башкарма комитеты составына керә[15].

2016 елның 3 апрелендә Украина футболы тарихына ир-атлар арасында футбол буенча Украина чемпионаты премьер-лигасы матчының беренче судьясы буларак керә[16].

Remove ads

Шәхси тормыш

Белеме буенча архитектор-шәһәр төзүчесе, шәһәр хуҗалыгы академиясен яхшы билгеләргә тәмамлый[17]. Инглиз телен яхшы белә. Үзенең хобби буларак дуслар белән аралашу, пешекчелек һәм классик музыканы саный[18].

Бүләкләр

  • ІІ (2017)[19] һәм ІІІІ дәрәҗә (2011)[20] княгиня Ольга Ордены белән бүләкләнгән.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads