Зәй политехника көллияте
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Зәй политехника көллияте (рус. Заинский политехнический колледж) — Татарстанның Зәй шәһәрендә (1962 елдан Яңа Зәй шәһәр тибындагы бистәсе, 1978 елдан Зәй шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючысы (2013 елдан) - Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[1].


Remove ads
Тарих
1979 елның 1 сентябрендә Татарстан АССРның һөнәри-техник белем бирү буенча республика идарәсе фәрманы-күрсәтмәсе [2] буенча 16нчы санлы Акташ урта һөнәри-техник училищесы филиалы базасында 32нче санлы Зәй авыл урта һөнәри-техник училищесы (ССПТУ-32) ачыла. 5 сыйныф бүлмәсе булган элекке Зәй земство мәктәбе бинасы һәм ташландык район аэропортының территориясе һәм корылмалары укуханәнең укыту-җитештерү базасы итеп бирелә. Шул ук елда Зәй районы Ирнә авылы (элекке «Правда» күмәк хуҗалыгы) җирләрендә укуханәнең ярдәмче хуҗалыгы оеша[3].
1984 елда РСФСР министрлар шурасы карары[4] белән 32нче санлы Зәй авыл урта һөнәри-техник училищесы 98нче санлы һөнәри-техник укуханә (ПТУ-98) итеп үзгәртелә.
1991 елда ТР мәгариф министрлыгы фәрманы[5] буенча 98нче санлы урта-һөнәри техник укуханә 98нче санлы Зәй һөнәри лицее (ПЛ-98) итеп үзгәртелә.
2008 елның 5 ноябрендә ТР министрлар кабинеты карары[6] буенча 98нче санлы Зәй һөнәри лицее белән Зәй кичке машина төзелеше техникумын (1979 елда Кама автомехника техникумы филиалы базасында РСФСР автомобиль транспорты министрлыгы фәрманы [7] белән төзелгән булган) кушу юлы белән Зәй политехника көллияте барлыкка килә.
Remove ads
Белгечлекләр
2017-2018 уку елына Зәй политехника көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[8] буенча 175 студент кабул ителә.
- Электр корылмаларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер
- Эретеп ябыштыручы (кул белән һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру)
- Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер)
- Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче)
- Компьютер системалары һәм комлекслары
- Электр һәм электромеханика корылмаларын техник файдалану
- Сәнәгать җиһазларын кору һәм техник файдалану
Remove ads
Шәхесләр
Директорлар
- 1979 елдан ― Валерий Григорьевич Бертман
- 1993 елдан ―
- 2017 елдан ― Роберт Марс улы Халитов, ТР атказанган төзүчесе (2003).
- 2020 елдан ― Сергей Васильевич Максимов
- 202? елдан ― Вәсилә Кәрим кызы Исрафилова
Укытучылар
- Шулай ук карагыз: Төркем:Зәй политехника көллияте укытучылары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз.
Тәмамлаучылар
- Шулай ук карагыз: Төркем:Зәй политехника көллиятен тәмамлаучылар.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads

