Илсөяр Зарипова

җырчы (Яр Чаллы, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Илсөяр Зарипова
Remove ads

Илсөяр Зарипова, Илсөяр Әхмәтхан кызы Зарипова (Илсояр Ахметхановна Зарипова; 1964 елның 26 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Тайсуган) ― җырчы, 2015 елдан Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сарае солист-вокалисты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2020).

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тулы исеме ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Солист-вокалист булып эшләгән «Энергетик» мәдәният сарае. Комсомол районы, ГЭС бистәсе, Габдулла Тукай яр буе ур., 31

1964 елның 26 июлендә[1] Татарстан АССР Әлмәт районы Тайсуган авылында дүрт балалы (өч кыз, бер малай) гаиләдә туган. Әтисе колхозда, әнисе медпунктта эшләгән [2]. Апасы Зәлидә Зарипова (1952), шагыйрә, Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты[3]; энесе Рөстәм.

Үз авылында сигезьеллык, Габдрахманда урта мәктәп тәмамлаган. Мәктәп елларында Римма Зәкиева җитәкчелегендәге хор составында җырлаган, алар Әлмәт районы авылларында гастрольләрдә, район предприятиеләрендә, учреждениеләрендә чыгыш ясаган. Күп конкурс-фестивальләрдә лауреат һәм дипломант булган.

1980 елда гаиләсе белән Чаллыга күчеп, КамАЗга эшкә урнашкан. Көндез кою заводында станок артында эшләгән, кичен «Энергетик» мәдәният сараенда узучы мәдәни чараларда җырлаган.

2003―2015 елларда КамАЗның Кою заводында эшләгән.

2015 елның августыннан ― Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сарае солист-вокалисты.

Remove ads

Иҗаты

2002 елда «КАМАЗ» мәдәният сараенда үткән гала-концертта ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, автор-башкаручы Рубис Зарипов белән танышкан, уртак проектлары барлыкка килгән. 2003 елның мартында беренче тапкыр «Энергетик» мәдәният сараенда Рубис Зарипов концертында катнашкан. Репертуарындагы җырларны педагог-музыкант Роза Тимофеева белән әзерләгән. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева шәһәркүләм бәйрәмнәргә чакыра башлаган. Рубис Зарипов, Зөләйха Минһаҗева, Фән Вәлиәхмәтов, Ирек Зарипов белән Татарстан һәм Башкортсанда гастрольләргә йөргән.

2003 елдан актив концерт-пропаганда эшчәнлеге алып бара. Үзенең иң яхшы җырлары белән санаторий-профилакторийларда, хезмәт коллективларында, «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә чыгыш ясый, социаль партнерлар, предприятиеләр һәм оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Шулай ук хәйрия эшчәнлеге белән дә актив шөгыльләнә: «Энергетик» мәдәният йорты иҗат коллективы белән хәйрия чараларында (мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен концертлар, ятим балалар, пенсионерлар һәм ветераннар өчен үткәрелә торган чаралар) катнаша. Үзенең сольный концертларына чакыру билетлары бүлеп бирә һәм аларны картлар йортларына, балалар йортына, инвалидлар һәм ятим балалар өчен интернат–мәктәпләргә җибәрә.

2003 елдан башлап ел саен «Энергетик» мәдәният йорты сәхнәсендә үзенең сольный концертларын оештыра.

Аның башкаруындагы җырлар «Күңел», «Татар радиосы», «Болгар радиосы» радиоларында даими яңгырый. «Яңа Гасыр» телеканалы чакыруы буенча өч тапкыр «Җырлыйк әле» телевизион музыкаль проектында катнашкан.

Репертуар

Татар халык җырларына һәм заманча җырларга өстенлек бирә. Репертуарны җыр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре белән формалаштыра һәм тулыландыра. Киң җәмәгатьчелеккә «Күңел» радиосыннан бик еш яңгыраган «Яраталмыйм синнән бүтәнне» (Энҗе Гайфетдинова сүзләре, Рубис Зарипов көе) дигән җыры таныткан. «Күңелем елый», «Туган як гүзәллеге» (Зәлидә Зарипова сүзләре, Рубис Зарипов көе) дигән җырларны тамашачы җылы кабул иткән. Язучы, галим Әнвәр Шәрипов җырларыннан төзелгән диск та чыгарган. «Әнкәй сүзе» (Илгиз Закиров көе), «Соңгы хат» (Гөлнур Айзат сүзләре[4]) җырларын тамашачы беренче ишетүдән яраткан.

Композиторлар, шагыйрьләр Рубис Зарипов, Әнвәр Шәрипов, Рәзинә Насыйбуллина, Нурислам Гафиятов, Сабит Миңнеханов, Ринат Гобәйдуллин белән тыгыз элемтәдә эшли. Концертларында һәм иҗади проектларында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, ТР халык артисты Илсур Сафин, ТР халык артисты Равил Галиев, ТР атказанган артисты Марина Самкова, ТР халык артисты Резеда Шәрәфиева, ТР халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, ТР халык артисты Виталий Агапов, «Болгар» бию театры белән уңышлы хезмәттәшлек итә.

8 диск чыгарган: «Моңнарымда бәхетем» (13 җыр), «Дүрт шәхескә бер бәхет» (14 җыр), «Ярата алмыйм икән бүтәнне» (17 җыр), «Җырларым сезнең өчен» (48 җыр), «Җырларыма моңым үрелсен» (19 җыр), «Бар моңымны салдым җырларга» (60 җыр), «Сандугачлы күнел» (19 җыр), «Җырларымда бәхетем» (19 җыр)[5].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

Тормыш иптәше (вафат) белән кыз (Лена) һәм малай (Ленар) үстергәннәр, оныгы Аделина[10].

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads